6 июль 2016 яңалыклары
-
Гает зур оешканлык белән үтте
Чаллыда быелгы Ураза бәйрәме дә бай эчтәлекле һәм актив узды. Бәйрәмне башлау вкыты иртәнге сәгать җидегә билгеләнүгә карамастан, халык иртәнге сәгать алтыга инде намаз залларын тутырган иде. "Тәүбә" мәчетендә гает намазы ачык һавада укылды. Ә Җәмигъ, "Нур-Ихлас", "Ихлас" мәчетләрендә намаз залларына сыймаучылар өчен ишек алларына келәмнәр җәелде.
-
Баласының гомерен кызганмаган
Фәрсия кызын үтергән икән дигән хәбәр тулай торакта бик тиз таралды. Берәүләр өч яшьлек Гөлназны кызгандылар, икенчеләр хатынны ахмаклыкта, ваемсызлыкта гаепләделәр. Фәрсиянең бәхетсезлеге балачактан ук башланды. Ике яшь тулганда әнисе вафат булды аның.
-
Берьюлы – җиде алтын
Чаллы спортчысы Ирина Пермитина Испаниядән җиде алтын медаль алып кайтты. Йөгерү буенча данлыклы спортчы Ирина Пермитина полиция һәм янгын сүндерү хезмәтләре хезмәткәрләре арасында узган Европа уеннарында катнашты.
-
2017 елның яртыеллыгына вакытыннан алдан язылу кампаниясе 2016 елның тарифлары буенча уза
Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлавы турында хәбәр итә. Язылу кампаниясен "Россия Почтасы" ФДУП уздыра. Периодик басмаларга 2016 елның 1 июльдән 31 августка барлык почта бүлекләрендә һәм язылу онлайн-агентлыгы сайтында язылып була .
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. ЗАГС диварлары кысаларыннан чыгып, бу бәйрәм елдан-ел бөтен республиканы колачлый.
-
Тарифлар артты
Июльдән тарифлар уртача 4 процентка арты. "2016 елда тарифлар бер тапкыр гына артачак. Федераль хөкүмәт карары белән гражданнар тарафыннан кертелә торган коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең үзгәреш индексы 2016 елның 1 июленнән 4,5 процент дәрәҗәсендә кабул ителгән", диелә Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында.
-
В Челнах опять утонул человек
В реке Мелекеска за дельфинарием 5 июля около 14.25 ушел на дно молодой мужчина.
-
Чаллыда фаҗига
Фаҗига Тукай районының "Прибрежный" бакчачылык ширкәтендәге күлдә булган. 2005 елгы малай насос станциясе торбасына эләгеп җан биргән.