6 август 2017 яңалыклары
-
Кычыткан – бозымны куа. Августта җыеп каласы файдалы үләннәр
Кычытканның файдалы үзлекләре бихисап. Кычыткан яфраклары төнәтмәсен кан куерганда, гастритны дәвалаганда, эчке органнар канаганда кулланалар. Ул шулай ук чәчне үстерә һәм ныгыта. Моннан тыш, кычыткан бозымнан да саклый икән. Моның өчен кычыткан себеркесе бәйләп, өйне шуның белән себереп чыгарга кирәк. Ул энергетиканы чистарта, өйне һәм гаилә әгъзаларын күз тию һәм...
-
Дөньясы – цирк, без клоуннармы?
Август аена керүгә Салават концертлары буласын көт тә тор. Быел аның 29 нчы сезоны. Шулай гадәткә кергән инде: һәр сезонга өр-яңа программа әзерләнә һәм иң әүвәле ул Казан тамашачысына тәкъдим ителә, аннан ил буйлап сәяхәт башлана. Кайда татар - салаватлылар шунда. Аларны көтәләр, килмәсәләр - кая югалдыгыз, дип үзәкләренә үтәләр.
-
Кабат шешә тапшырабыз
Россиядә массакүләм рәвештә пыяла савытлары тапшыруны кайтарырга телиләр. Моның өчен супермаркетларда буш шешә кабул итү өчен автоматлар урнаштырырга һәм, савыт сыйдырышлыгына карап, аларның залог бәясен билгеләргә тәкъдим иттеләр. Шундый инициатива белән Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров чыгыш ясаган, дип яза RT. Петров фикеренчә, залог бәясе куелу кешеләрдә шешә