6 август 2020 яңалыклары
-
Чаллыда яшь егет өлкән яшьтәге кешене мошенниклардан коткарган
5 август көнне Чаллыда 90 яшьлек бабайның телефонына шалтыраталар
-
Чаллының 5нче хастаханәсе хәзер йогышлы авырулар госпитале буларак эшләми
5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә дәваланучы Covid-19 авыруларының барысын да башка госпитальләргә күчерделәр, терелгәннәрен чыгардылар.
-
Боз сарае "Камаз" исемен йөртәчәк. Буталчыклар килеп чыкмасмы?
Объект автогигант төсендә, ак, зәңгәр төсләр гаммасында эшләнгән.
-
Быел төгәл фәннәрдән БДИның уртача баллары сизелерлек төшкән
Татарстандагы уртача балларның кимүе һәм артуы тулаем Россия буенча да күзәтелә.
-
«Әти белән әни мине үз яннарында калдырырга дип үстерсәләр дә…»
Минем яшьлек еллары совет чорына туры килде. Әти белән әни мине авылда, үз яннарында калдырырга дип үстерсәләр дә, мәктәпне тәмамлау белән шәһәргә чыгып киттем. Ул вакытта патриотик хисләр әкәмәт иде бит. Кыз бала булсак та, үзебезне ниндидер зур төзелешләрдә, заводларда эшләгән атлы итеп күз алдына китерә идек. Авылдан шәһәргә килеп урнашкан бер төркем яшьләрнең кайсы вертолет, кайсы компрессор заводында яисә итек басу цехларында үзләренә урын тапты. Берничәбез, аларның арасында мин дә бар, типографиягә урнаштык. Типография эше галәмәт нык авыр иде инде. Әмма яшьлек, ниндидер бер серле дулкын авырлыкны әлләни сиздермичә уздырырга ярдәм итте. Эштән соң Кызыл почмакта җырлап, биеп, күңел ачырга да җай таба идек әле хәтта.
-
Татарстанда 30, Чаллыда 2 яңа коронавирус очрагы теркәлгән
Татарстанда 30 яңа коронавирус очрагы теркәлгән. 7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана
-
Чаллыда ана 9 яшьлек кызын уята алмаган…
Чаллыда ана 9 яшьлек кызы уята алмаган, ул коткаручыларны чакырткан
-
Савыт-саба юмаган өчен кызын кыйнаган анага карата җинаять эше кузгатканнар
Татарстанда балигъ булмаганнарны газаплау турында җинаять эше кузгатылды. Беренчел мәгълүматлар буенча, Яшел Үзәндә яшәүче 15 яшьлек кызны, 37 яшьлек әнисе җәзалаган
-
Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат
Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Мәрхүмнәрнең берсе - 20 июльдә, икенчесе - 25 июльдә үлгән.