Тарифлар күтәрелми
Чаллыда 2015 елда торак хезмәтләренә тарифлар 2014 ел дәрәҗәсендә кала. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев карар кабул итте. Аның фикеренчә, бюджет запасы тотрыклы, бу карар идарә итү компанияләренә зыян китермәс.