7 май 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинованың күршесе нәрсәгә шатлана?
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың фатирында ремонт төгәлләнгән. Ремонтны башлавы гына рәхәт бит ул. Моны үз башыннан кичергән кеше генә аңлар. Илсөя дә "Аллага шокер" дип сөенә. Инстаграмында ул шатлыгы белән уртаклашып, "Аягыма цемент иярми, чистаааааааа!!!!" дип язып элгән. "Миннән дә бигрәк, миндә ремонт беткәнгә күрше хатыны шатлана", - дип тә өстәгән....
-
Аллергиядән ничек сакланырга?
Аллергиядән интеккән кешеләр өчен авыр чор башланды. Агачлар бөреләнгән, үсемлекләр чәчәк аткан чорда күпләр күздән яшь агу, төчкерү, томау төшүдән зарлана. Аларга нинди саклану чаралары кулланырга һәм, гомумән, аллергия авыруының киң таралыш алуы нәрсәгә бәйле? Шушы турыда без республиканың Клиник иммунология үзәге мөдире, югары категорияле табиб иммунолог-аллерголог Алексей Лунцов белән...
-
Татарстанда температура урыны-урыны белән нольдән түбәнрәк булачак
Татарстанда 7 май киченнән, 8 майның иртәңге сәгатьләренә кадәр, һавада һәм туфракта температура -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш Идарә матбугат хезмәте. Шул сәбәпле, туфракка утыртылган чәчәкләр һәм җимешле-төшле, орлыклы, җылы яратучан үсемлекләр шактый зыян күрә ала. Белгечләр үсентеләрне кыраудан...
-
Салют в честь 72-ой годовщины победы в Великой Отечественной войне
Он будет трехуровневым и с высотой до 200 метров. Всего над майданом в парке «Прибрежный» Набережных Челнов прогремит 2,5 тыс. зарядов. Организаторы обещают несколько новинок, в их числе - залп с эффектом волны, а также в виде звезд...
-
Наил Мәһдиев ветераннарны Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән котлады
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Чаллыда яшәүче ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, элеккеге концлагерлар тоткыннарын "Энергетик" мәдәният сараенда кабул итте. Ул аларны Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән котлады. Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән шәһәрдәшләребезгә ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да изге теләкләрен җиткерде.
-
Тыл хезмәтчәннәрен Җиңү бәйрәме белән котладылар
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы, шәһәр советы депутаты Марат Мөхәммәдиев БСМПда дәваланучы ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен Җиңү бәйрәме белән котлады. Аларга изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.