7 июль 2015 яңалыклары
-
Субсидия булачак
"Җылылык өчен субсидияне беркем дә тыймады",- дип халыкны тынычландыра шәһәр социаль яклау идарәсе җитәкчесе Галина Каширина. Субсидия алу өчен документларны кабаттан теркәү 17 августта башлана, ул 17 декабргә кадәр дәвам итәчәк. Июль ае өчен фатирга түләү квитанцияләрендә субсидиягә кирәкле кәгазьләрне тапшыру кайсы пунктта, нинди көнне, сәгать ничәдә килергә кирәклеге күрсәтеләчәк.
-
Сабыйларга бүләккә – бакча
Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кылды. Рөстәм Нургали улы яңа микрорайонда балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Шулай ук капиталь төзекләндерелгән «Кама балалар медицина үзәге» эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев озата йөрде. Аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән "Чаллы бизәкләре" ("Челнинская мозаика") балалар...
-
Яңа бистә төзелә
Туган калабыз Яр Чаллы елдан-ел үсә, матурлана. Йортлар төзелеп файдалануга тапшырыла, юллар төзекләндерелә. Яңа микрорайоннар, комплекслар барлыкка килү дә шатлыклы күренеш. Тиздән Яңа шәһәр белән Зяб бистәсе арасында тагы бер район калкып чыгар. Ул Орловка боҗрасына кадәр сузылган мәйданда урнашкан, аның биләмәләре 72,9 гектар җирне били. Әлегә яңа шәһәр комплексының...
-
Суд бинасы төзекләндерелде
Яңа шәһәрнең 39/07 йортында урнашкан суд бинасы төзекләндерүдән соң файдалануга тапшырылды. Биредә 18нче һәм 19нчы хөкем итү участогы урнашкан. Мировой судьяларның шатлыгы зурдан: алар эш өчен уңайлы шартлар булуны бик озак еллар көттеләр. Төзекләндерү эшләре узган елның ноябрь аенда башланган иде, "Евростиль" подряд оешмасы 400 квадрат метр мәйданда ремонт эшләрен...
-
Чаллы футболчыларын бүләкләделәр
2 июль көнне "КАМАЗ" мәдәният сараенда футбол буенча Россия беренчелегенең икенче девизионында беренче урынны яулаган Чаллы командасын котлау тантанасы булды. Спортчыларны тәбрикләргә җанатарлар гына түгел, РФСның һөнәри футбол департаменты башлыгы Сергей Куликов, Татарстан футбол федерациясе башлыгы Александр Гусев һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин килде. Футболчыларга...
-
Бәйрәмнәребез дә уртак
Татарстан һәм шәһәребез халыклар дуслыгы белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Чаллыда 80гә якын милләт вәкиле дус һәм тату яши. Бер-берсенең милли бәйрәмнәрен бергә күңелле итеп үткәрә халкыбыз. Бу шимбәдә Иван Купаланы уздырдык. Шәһәребездә бу бәйрәмне 2002 елдан бирле "Чишмә" халыклар дуслыгы украина милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештыра. 2010 елда әлеге...