7 июль 2020 яңалыклары
-
Татарстанның 427 ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү бара
2020 елда программа буенча барлыгы 1080 ишегалды төзекләндереләчәк.
-
Бакчачы киңәшләре: помидор яфраклары ник саргая, карбыз-кавынны ничек үстерергә?
Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшәүче тәҗрибәле бакчачы Мөнир Зариповтан файдалы киңәшләр.
-
Яр Чаллыда су, газ һәм ут бәяләре ничек үзгәрде
1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар эшли башлады. Торак-коммуналь хезмәтләрнең бәясе 4%ка арткан.
-
«Казан утлары» журналы Covid-19 шартларында тиражын арттырган
«Чаян», «Казан утлары», «Безнең мирас», «Казань», «Татарстан» журналларының һәм «Татмедиа» холдингына караган 14 газетаның тиражы арткан.
-
Чаллы татар драма театрында "Брежнев шәһәре"дигән тамаша куелачак
"Город Брежнев" татар телендәге спектакль булачак. Чаллы дәүләт татар драма театры көзен яңа сезонын яңа бинада һәм яңартылган репертуар белән ача.
-
Коронавируска каршы вакцинация ясаткан иреклеләр үзләрен яхшы хис итә
Вакцинация ясатуга ук аларда теләсә нинди башка прививка өчен хас реакция барлыкка килгән.
-
«Теләсә кая чыгып китәр идем, иремә бүтән чыдар хәл юк!» [язмыш сынавы]
Авыллар буйлап мал җыеп йөргәндә бер хатын белән танышкан идем, сүз иярә сүз чыгып сөйләшеп киттек. Капка төбендә бер исерек мужик утыра иде, авызыннан селәгәе агып төшкән. Теге хатын читенсенеп: “Абый ул минем, абый, салырга ярата шул”, – диде. Абый икән, абый, безгә аның кем булуы ник кирәк. Шулай итеп бу хатын безгә ике бозавын сатты. Бераздан тагын бер тананы җибәрәсе булыр дип, шалтыратышырга сөйләшеп калдык.
-
Чаллыда коронавирусның 7 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның тагын 36 яңа очрагы теркәлгән. Мондый мәгълүматларны инфекция белән көрәш буенча оператив штаб бастырды.
-
Шәһәрнең берничә районында кайнар су булмаячак
7 июльдән 20 июльгә кадәр Сидоровка, ГЭС, сәнәгать мәйданчыгы һәм БСИ объектларында кайнар су булмаячак.
-
Кайбычта үз бакчасында елан чаккан әби реанимациядә ятып чыккан
Кайбыч районында бер пенсионер әбине үз бакчасында җиләк җыйганда елан чаккан.
-
Машинасы су астында калган Илназ Шәрәфиев: «Халык Сабантуйдагыдай тамаша кылды, балалар рәхәтләнеп су керде»
Кичә кичке сәгать 5 ләр тирәсендә Казанның Фучик урамын су баскан иде. Ватаным Татарстан хәбәрчесе машинасы судан зыян күргән Балык Бистәсе егете Илназ Шәрәфиевны эзләп тапты. Кәефе булмаса да, егет анда булган хәлләр турында сөйләргә җай тапты.
-
Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыручылар арта
Быелның биш аенда республикада ВИЧ-инфекциянең 421 яңа очрагы (аларның 280е – ир-атлар, 141е – хатын-кызлар, 6сы - балалар) теркәлгән.
-
Элвин Грейга штраф салганнар
Март аенда Мәскәүдән кайткач үз изоляциядә утырмаган өчен җырчыга протокол төзегәннәр.
-
Яр Чаллыда кайбер юл участокларында хәрәкәтне туктатачаклар
7 июльдә 14:00 сәгатьтән 8 июльнең 02:00 сәгатенә кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча Тынычлык проспектыннан Сөембикә проспектына кадәр һәм Хәсән Туфан проспектыннан алып 19/01 йортына кадәр КАМАЗ-Мастер командасы урамы буенча хәрәкәт ябыла.
-
Түбән Камада яшәүче ир-ат паркта авырлы хатыннарга һөҗүм иткән
Ир-ат арттан килеп хатынга типкән мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган.