7 август 2020 яңалыклары
-
Укытучыларның август киңәшмәсе Алабуганың яңа полилингваль мәктәбендә узачак
«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы Минтимер Шәймиев инициативасы буенча төзелде.
-
«Чайка-СПГ» пассажир теплоходын суга төшерделәр
Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводында сыекландырылган табигый газ ягулыгында эшләүче «Чайка-СПГ» пассажир теплоходын суга төшерделәр. Бу – Россиядә беренче шундый елга корабы. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Аның әйтүенчә, яңа судно пассажирлар йөртү буенча заманча барлык таләпләргә туры килә. Ул үзебезнең су юллары аша ял, экскурсия рейсларына йөриячәк. Премьер-министр искәрткәнчә, сыекландырылган газ ягулыгында эшләүче теплоход экологиягә зыян салмый. Моннан тыш, бу ягулык гадәттәгесеннән арзанрак, шул ук вакытта аннан файдаланучы двигательләр дә озаккарак чыдый.
-
Бөек Ватан сугышы ветераннарына ашыгыч чакыру кнопкасы куелган кәрәзле телефоннар тапшырылды
«Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Җиңү волонтерлары» ТРО Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, «Бердәм Россия» партиясенең җирле штабы һәм Автозавод районы ветераннар Советы Рәисе белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары Мизхәт Гыйләҗ улы Гыйләҗев һәм Иван Николаевич Канидиевка ашыгыч чакыру төймәсе белән җиһазландырылган кәрәзле телефоннар тапшыру өчен бардылар.
-
Африка дуңгыз чумасы Татарстанга яный
Дуңгызларда чумадан үлем 100 процент
-
Мәләкәс арьягы ата-аналары өчен куанычлы хәбәр
Чаллыда «Демография» милли проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов хәбәр итте.
-
Укучылар өчен 1 сентябрь сюпризлы булачак
Кайбер мәктәпләрдә хәттә җыештыручылар эшен мәктәп укучылары һәм укытучылар башкара.
-
Татарстан Төзелеш министрлыгы төзүчеләрне электрон хезмәтләрдән файдаланырга өндәде
Ел башыннан бирле Татарстанда онлайн режимда төзелешкә рөхсәт алырга мөмкин.
-
Наил Мәһдиев "Кама" агросәнәгать комплексы коллективы белән очрашты"
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев "Кама" агросәнәгать комплексы хезмәт коллективы белән очрашты, ул "Яр Чаллы" ТОСЭР резидентларының берсе
-
Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы кискен үзгәрәчәк
Киләсе ялларда Татарстанда температура фоны кимиячәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.
-
Татарстанда масштаблы 2020#МойТатарстан фотомарафоны башланды
Социаль челтәрләрдә масштаблы "МойТатарстан" Фотомарафоны үз эшен башлады.
-
Машина аптечкаларына яңа элементлар өстәмәкче булалар
Даруханә лейкопластыренең озынлыгын 5 метрга кадәр арттырачаклар. Сәламәтлек саклау министрлыгы автомобиль аптечкасының составы буенча тәкъдимнәр әзерләде. Ведомство аңардан бинт алырга һәм битлекләр өстәргә тәкъдим итә.
-
Яр Чаллыда Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазыйфасына сайлап алу игълан ителде
6 августтан Яр Чаллы шәһәренең Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазыйфасына кандидатлар сайлап алу игълан ителде. Вакансиягә гариза бирергә теләүчеләргә анкета һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык тутырырга һәм аларны udm.chelny@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 11 августның 17:00 сәгатенә кадәр кабул ителә
-
Яр Чаллының 5нче хастаханәсе йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктатты
Авыруларның терелгәннәре өйләренә киткән.
-
Түбән Камада дамбада кызны коткарам дип үзе батып үлә
Түбән Камада дамбада ир-ат батып үлгән, ул йөзә белмәгән кызны коткарырга маташкан. Фаҗига 6 август кич Иске причал янындагы дамбада булган.
-
Коронавирус белән авыручы: «Ачлыктан да яманрак»
Вакыт кадере беләсезме кайчан арта? Авыру белән күзгә-күз очрашкач. Бигрәк тә «дошман» көчле һәм билгесез булганда. Коронавирус белән дә шулай ук. Күпләр саклык чараларын күрми башласалар да, әлеге «дошман» янәшәдә генә. Ул күптән инде районнар һәм авыллар буйлап атлый. 10 – 30 мең халкы булган район үзәкләрендә дә вакытлыча госпитальләр ачыла башлады. Мондый биналар республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында да үз ишекләрен ачты. Мәсәлән, соңгы берничә атнада алар Азнакай, Урыссу һәм Баулыда эшли башлады. Моңа кадәр андый хәлнең булганы юк иде әле. Димәк, үзәктән читтәрәк урнашкан район халкына да ярдәм тиз һәм нәтиҗәле барып ирешәчәк дип өметләник.