7 октябрь 2017 яңалыклары
-
Чаллы коткаручылары адашкан пошины урманга илткән
Чаллы коткаручылары урманда адашкан ана пошины коткару эшендә катнашты. Аны Тукай районы урманына илтеп куйдылар. Бу хакта 6 нчы номерлы зональ эзләү-коткару төркемендә хәбәр иттеләр.
-
Сыр һәм колбаса ашамагыз
Туклану, биотехнологияләр һәм куркынычсыз ризык дигән федераль тикшеренү үзәге белгечләре ашауны чикләүгә кирәкле азык-төлек исемлеген төзегәннәр. Исемлеккә ипи, сыр, колбаса, кетчуп, майонез, консервлар, баллы йогуртлар һәм пирожныйлар кергән.
-
Кибетләр зур ташламалар игълан итә
Көнбатыш илләрендә үткәрелеп килүче «кара җомга» дигән акция Русиядә дә әкренләп традициягә әйләнеп маташа. "Кара җомга» - исемендә «җомга» дип басым ясалса да, бер генә көн түгел, ә гадәттә дүрт көн дәвамында кайбер кибетләрдә товарны 50 процентка кадәр ташлама белән сату ул. Быел бу акция безнең илдә 23-26 ноябрьдә үтәчәк.
-
Игорь Крутой Татарстанда грандиоз шоу оештырачак
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле визиты вакытында композитор Игорь Крутой белән очрашты. Алар Казанда 2019 елда үтәчәк һөнәри осталыкны күрсәтү буенча WorldSkills дигән дөнья чемпионатына әзерләнү турында сөйләштеләр.
-
Яман шештән савыгу өчен 5 кагыйдә
"Яман шешне бүген күпләр дөрес дәваламый. Мондый диагноз куйсалар, мин савыгу өчен 5 кагыйдә сайлар идем", - ди АКШтагы табиб һәм галим Марк Хайман.