9 июнь 2020 яңалыклары
-
Чәең – каты, сөтең куе булсын...
Яки сөтле чәйнең файдасы турында.
-
Әнисе карынында исән калган сабый җирләгәндә табуттан аваз сала
Могҗизалар тормышта буламы? Була. Моңа хәтта табиблар да ышана.
-
Бурычлар бар, әмма борчыларга урын юк
“Татэнерго” ачык акционерлык җәмгыятенең НЧТС филиалы директоры, шәһәр советы депутаты Айрат Зәйнуллин матбуган чаралары вәкилләре өчен онлайн конференция үткәрде.
-
"Арест салсалар, тугыз баламны алып ачлык игълан итәм"
Актаныш районында ике гаилә ипотека тозагына эләккән. 2 млн сумлык дип вәгъдә ителгән йортлар өчен алардан 3 млн ярым сум таләп итәләр. Торакны исә куркытып һәм янап алдырттылар дип сөйли тозакта калучылар. Азатлык бу мәсьәләне ачыкларга тырышты.
-
Саба егете әти-әнисен үтерергә алдан әзерләнгән
8 июнь Саба районы Пүкәл авылындагы хәл турында язган идек инде. Бу котычкыч җинаятьтә 18 яшьлек егет шикләнелүе хакында да хәбәр иткән идек.
-
Балаларга яшь ярымга кадәр бирелә торган пособие күләме ике тапкыр артты
Ил башлыгы вәгъдәләре законлаштырылган. Владимир Путин коронавирус пандемиясе чорында бизнеска һәм гади халыкка ярдәм итү турындагы законга кул куйган
-
Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра
Республикада аеруча 25-34 яшьтәге кешеләр кан тапшыруда актив катнаша.
-
Авыл халкы чаң суга: «Урмандагы һәм авылдагы агачларны ниндидер бөҗәкләр ашап бетерде!» [фото]
“Урмандагы, авылдагы агачларны ниндидер бөҗәкләр ашап бетереп килә. Агачларны гына түгел, җиләк яфракларын да кимерәләр. Үз күзләрең белән күрсәң коточкыч хәл. Алар бик күп. Бөтен агачларны сырып алган. Нишләтергә дә белгән юк. Дүрт тапкыр агуладык, тик бернинди дә файдасы юк. Без урман янында яшәгәч, тагын да яманрак. Бөҗәкләрне җиңеп булмый. Кул белән җыеп, чиләкләп-чиләкләп түгәбез. Ләкин алардан котыла торган түгел. Районнан берәр оешма килеп агуламас микән? Гомумән, аларны ничек җиңеп була икән?”
-
Йогышлы авырулар хастаханәсендә табиб-дерматолог вафат булган
Яр Чаллы хастаханәсендә табиб-дерматолог үлгән.
-
Яшел Үзәндә 80 яшьлек әбинең гомере буе җыйган акчасын талаганнар
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенә Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек бер әбидән гариза кергән. Пенсионерның үзе сөйләвенчә, бакчасында булганда, аңа бер ир-ат шалтыраткан икән