10 июль 2015 яңалыклары
-
Баш миендә яман шеш – табиб искәртә!
Соңгы вакытта баш миендәге яман шеш турында табиблар гына түгел, бөтен җәмәгатьчелек "чаң кага" дисәк, ялгыш булмас. Әле яшәргә дә яшәргә тиеш булган яшь, чибәр эстрада йолдызы Җанна Фрискеның үлеме күпләрне, аяз көндә яшен суккандай, шомланып-куркып калырга мәҗбүр итте. Аның гомерен югары технологияле чит ил клиникаларында да саклап кала алмадылар....
-
Нәҗип Бәдретдинов: “Тапшыруларның нигезенә халык арасындагы популяр җырларны алам”
Шушы көннәрдә танылган музыкант, "Татарстан яңа гасыр" каналындагы "Җырлыйк әле" тапшыруының авторы Нәҗип Бәдретдинов мөхәрриятебездә кунакта булып китте. Форсаттан файдаланып аның белән әңгәмә кордык. - Нәҗип абый, Сез татар җыр сәнгате өлкәсендә билгеле шәхес. Шулай да газета укучыларыбызны үзегез белән кыскача таныштырып үтегез әле. - Мин җыр, моңга гашыйк кеше....
-
Мәскәүгә – сабантуйга
Быел милли бәйрәмебез Сабан туе Мәскәүдә 18 июль көнне "Коломенское" паркында үтә. Аны берничә ел рәттән Безнең Чаллы каласы уздырырга ярдәм итә. Моның өчен шәһәр казнасыннан 3,6 миллион сум акча бүленә, узган ел бу максатларга 1 миллион 980 сум бирелгән иде. Димәк быел башкала Сабан туе зуррак масштабларда була. Милли...
-
Болытларга кадәр менәбез
Шәһәрнең иске өлешендә күзәтү тәгәрмәче бар иде, әммә ул озак еллар файдалангач искерде, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми башлады. Яңа күзәтү тәгәрмәченең биеклеге 40 метр, ачык һәм ябык уңайлы кабиналарыннан ГЭС бистәсенең бөтен матурлыгы күренә. Аны эшләтеп җибәргәнче 100 сәгатъ буе 10 тонна йөк белән сынап карадылар. Моның өчен кабиналарга 50...
-
Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия”дән Татарстан Республикасы Президентына кандидат итеп күрсәтелде
"Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXIII конференциясе үтте. Анда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты постына тәкъдим ителде. Республика Лидеры кандидатурасы өчен 99 % делегат тавыш бирде.
-
Чаллыда чәй җитештерәләр
Безнең татар халкы чәй ярата. Иртән торсак та чәй эчәбез, төшке һәм кичке ашыбыз да шушы сихәтле эчемлексез үтми. Ә чәйләрнең ниндиләре генә юк: шифалы үләннәр белән ясалганы, Һиндстанныкы, Цейлонныкы, Кытайныкы тагы әллә ниндиләре бар. Сезнең татар чәе турында ишеткәнегез бармы? Юктыр. Үзебезнең Чаллыда җитештерелә ул. Азат Мусин атлы эшмәкәр...
-
Гаилә белән – стартка
8 июль гаилә көнендә Чаллыда төрле чаралар узды. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте, "Заман" яшьләр үзәге һәм Чаллының предприятиеләр советы оешмасы нәниләр өчен "Бәби ралли" оештырды. Малайлар һәм кызлар яшьләр үзәге янында өч тәгәрмәчле велосипедларда ярышкан арада, әти-әниләр ГТО нормаларын үтәү буенча үзләрен сынадылар: арбалеттан аттылар. Иҗат коллективлары исә...
-
Кызыл диплом тотып...заводка
Быел Казан Дәүләт федераль университетының Яр Чаллы бүлеген өч меңнән артык егет һәм кыз тәмамлады. Аларга дипломнар тапшыру Орган залында тантаналы шартларда үтте. 399 кеше кызыл дипломга ия булды, аларның күбесе 115 студент икътисад бүлегендә белем алган яшьләр. Шулкадәр күп кызыл дипломлы чыгарылыш уку йорты тарихында булганы юк иде әле....