10 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Валентина Матвиенко: "Эшләмәгән кешеләргә медицина ярдәмен кыскартыртырга"
Россия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко эшләмәгән кешеләргә медицина ярдәмен кыскартырга тәкъдим итә. Төбәкара банк шурасында чыгыш ясаганда ул төбәкләр ел саен эшсезләрнең социаль кертемнәрен түләү өчен 40 миллиард сумга кадәр акча бүлә дип хәбәр итте. Матвиенко фикеренчә, салым түләмәүче һәм эш урынын күрсәтмәүче яшь һәм сәламәт кешеләргә дәүләт ярдәм...
-
Прививка ясатабызмы?
Әле суыта башлаганга атна-ун көн үтмәде, тын юллары чирләре белән авыручылар арткан. Узган атнада гына да 7 мең 435 кеше тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе чирләре белән авырып, дәвалау оешмасына килгән. Чиргә каршы тору өчен иң үтемле юл вируска каршы прививка ясату, ди белгечләр. Вакциналар республика дәвалау оешмаларына кайтарылган инде....
-
Эшсезләр өчен
Интернетта «Русиядә эш» («Работа в России») дигән исем белән яңа интернет-портал булдырылды. Ул кулланучылар өчен гадиләштерелгән, күптөрле көйләүләре яңа эш эзләүне шактый җиңеләйтә. Социаль яктан якланмаганнар өчен яраклы вакансияләр аерым бүлектә урын алган. Сайттан күренгәнчә, Татарстанда уртача хезмәт хакы 29681 мең сум, эшсезлек - 3,9 процент.
-
Мәктәпләрдә - яңа дәрес
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика укучыларының мәктәп программасына экология дәресен кертү проектын эшли. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде. "Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу экология генә түгел, бу табигатькә, туган якка мәхәббәт. Казансу елгасы каян башлана...