11 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Мәскәү проспектында җир асты юлларын төзекләндерәләр
Мәскәү проспектындагы 6 җир асты юлларын төзекләндерү белән быел бер генә оешма шөгыльләнә. Башка елларда алар берничә булган. Шәһәр хакимияте сүзләренә караганда, бу эшнең сыйфатын күпкә яхшырта. Яңартылган җир асты юлларын чаллылылар октябрь азагында күрә алачаклар.
-
Автокаланың яшь гаиләләренә яңа фатир ачкычларын тапшырдылар
Татарстан Республикасының «Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү» законыны нигезендә Яр Чаллы шәһәрендә Яшьлек проспектында 12А санлы яңа торак-йорты төзелде. Аны тормышка ашыру уңаеннан республикабыздан матди ярдәм күрсәтелде. Яшь гаиләләр әлеге көнне түземсезлек белән көтеп алды. Алар әлеге йорттан яңа фатир ачкычлары алды.
-
Россиядән чит илгә авиабилетлар 20 процентка арзанайган
Елның беренче яртысында Россиядән чит илгә авиабилетлар, 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15-20 процентка арзанайган. Бу хакта "Туту.ру" сервисы хәбәр итә, дип җиткерә "Российская газета". Узган җәйге сезонда да чит илгә очу арзанайган булган. Ул чакта якын һәм ерак чит илләргә авиабилетлар бәясе, 2015 ел белән чагыштырганда, 9,2 һәм...
-
Чаллы кышка әзерләнә
Чаллының предприятиеләре кышка әзерләнә башлады. 5 көн дәвамында температура +8 тан ким булса, социаль учреждениеләргә, торак йортлар җылылык бирелә. Автомобиль юллары предприятиесе исә урамнарны кардан чистарту өчен техниканы әзерли. Бүгенге көндә кар җыю техникасы паркы төзәтелгән-яңартылган.
-
Сак булыгыз: грипп килә
Соңгы вакытта шәһәрдәшләребез арасында салкын тиеп авыручылар саны артты. Күпләребез аны гадәттәгечә, эштә, аяк өсте үткәрә. Әмма табиблар сәламәтлеккә игътибарлырак булырга, авыраганда табибларга мөрәҗәгать итәргә кушалар, чөнки гриппның кеше өчен катлаулы формасы эләгергә мөмкин икән. Быел гриппның "Гонконг", "Брисбен" һәм "Мичиган" дигән төрләре булачак ди.
-
Чалыда көзге ярминкәләр башлана
16 сентябрьдән Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар атнанвд шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 24 декабрьгә кадәр үткәреләчәк. Бу хакта бүген дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Сәүдә урыннары, гадәттәгечә, Ш. Усманов урамында, Г. Камал бульварында һәс ГЭС бистәсендә "Төзүчеләр" стадионы янында эшләячәк. Елдагыча Чаллыда каз ярмтнкәләрен оештыру да күздә тотыла. Алар...
-
Чаллыда барлык йортларда да шәхси җылылык пунктлары урнаштырылды
Хззер шәһәребезнең барлык күпфатирлы йотрларында да җылылык автомат рәвештә көйләнә. Бу хакта бүген хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов белдерде. "Бу Чаллы өчен зур казаныш. Әле Россиякүләмендә дә мондый шәһәрләр бары берничә. Казанда, мисал өчен, бу юнәлештә эшләр әле башлана гына", -...