11 октябрь 2017 яңалыклары
-
Памятка "О мерах пожарной безопасности в осенне – зимний период на дачных участках»!!!
Памятка "О мерах пожарной безопасности в осенне - зимний период на дачных участках»!!! С наступлением осенне-зимнего периода времени во много раз повышается и возрастает вероятность возникновения пожаров. Основными причинами пожаров являются: нарушение правил пожарной безопасности при эксплуатации отопительных приборов и нарушение правил монтажа и эксплуатации электрических сетей, электроустановок и электроприборов....
-
Татарстанга тилчә (ящур) авыруы куркынычы янамый – Ветеринария идарәсе
"Бәхеткә, тилчәгә каршы профилактика чаралары үткәрелә дип сөйләү Татарстан өчен актуаль түгел. Бездә тилчә вирусы учаклары юк, республика территориясенә куркыныч янамый", - диде Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов. - Без үткәрә торган чаралар аңлату, вирус...
-
Чаллыда 20 яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшеп үлгән
Чаллыда 20 яшьлек кыз югары каттагы тәрәзәдән егылып төшкән һәм үлгән, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Кызның үле гәүдәсе бүген иртән ЗЯБ бистәсендә унҗиденче комплекс янында табылган. Фаҗига буенча өстәмә мәгълүматлар ачыклана, тикшерү бара. http://tatar-inform.tatar
-
КАМАЗга маммологлар килә
Россиякүләм онкологик авыруларны кисәтү акциясе кысаларында КАМАЗда эшләүче хатын кызлар маммолог-табиларда бушлай тикшеренү үтә алачак. Моның өчен 50-69 яшьтәге хезмәткәрләргә 1500 махсус юллама бирелә. Табиблар заводның медицина пунктларында эшләячәк. Акция 23 октябрьгә кадәр дәвам итә. фото с сайта - http://odrex-med.com
-
16 мең шәһәрдәшебезне чит илгә чыгармыйлар
Чаллыдан 16 меңнән артык кеше чит илгә чыга алмый. Барысына да түләнмәгән бурычлар сәбәпче. Аларның күпчелеге алимент түләүләре белән бәйле, ди суд приставлары. Мәгълүм булганча, моңа кадәр тиешле органнарга 10 мең әҗәте булган кешегә карата чикләүләр кертелә иде. 1 октябрьдән исә әлеге сумма үзгәрде, һәм ул инде 30 мең сумны...
-
Солдатка баручылар, шалтыратыгыз!
Бүген хәрби хезмәткә кагылышлы сорауларны җиткерү өчен кайнар линия эшли. Сорауларга Татарстанның хәрби комиссариаты вәкилләре җавап бирәчәк. "Россия Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә хәрби хезмәткә чакырылу, контракт буенча хезмәт итү, чакырылучылар белән мораль-психологик һәм мәгълүмати эш буенча кайнар линия оештырылачак", - дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми порталы. Кайнар линия...
-
Татар егете Илгиз белән кытай кызы Шаулин никахлашты
Казанда "Ярдәм" мәчетендә төрле милләт вәкилләренең никахлашуын еш күзәтергә була. Узган җәйдә испан егете Хосе белән татар кызы Регина никахлашса, быел җәен татар кызы Гүзәл инглизле Мэтью белән гаилә корды. Ә берничә көн элек "Ярдәм"дә татар егете белән кытай кызы никахлашты. Шаулин Хуан көньяк Кытайның Шень Жень шәһәреннән Казанга белем...
-
Алан Чумак нидән үлгән?
Аллан Чумакның 83 нче яшендә гомере өзелгән. Ул үзен экстрасенс һәм дәвалаучы итеп атады. Телевидениедә телевизор экраннары аша суга "көч бирү" буенча Чумак сеанслары шактый күрсәтелде. Гәрчә Чумак дәвасыннан бөтенләй савыккан кешеләр булмаса да, хәл җиңеләйде, диючеләр юк түгел иде. Чумак үрнәгендә илдә бик күп шарлатан дәвалаучылар таралды. Заманасы шулай...
-
Чаллыда киләсе хаҗга әзерлек башланды
Чаллының "Туфан" мәчетендә хаҗ буенча лекция узды. Хаҗ белән кызыксынучылар алдында мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхин чыгыш ясады. Ул хаҗ гыйбадәте, аның фазыйләтләре турында бик тәфсилләп сөйләде. Чөнки Илназ хәзрәт хаҗ сорауларында теоретик яктан гына түгел, ә практик яктан да бик әзерлекле хәзрәт. Ул берничә ел олуг...
-
Казахстандагы бәйгедә Мәликә нигә стресс кичергән?
Казахстанның "Qazaqstan" телеканалында "Silk Way Star" дип исемләнгән халыкара музыкаль шоу бара. Проектта катнашучылар арасында Татарстан йолдызы Мәликә дә бар. "Проект авторлары, җитәкчелеге үзләре мине эзләп табып, биредә катнашырга тәкъдим ясады. Шуны да әйтергә кирәк, Казахстан эстрадасы гаҗәеп югары дәрәҗәдә. Катнашучыларның барысы да көчле, талантлы. Бу - ярышка, көндәшлеккә корылган...