11 декабрь 2015 яңалыклары
-
"Полезная газета" ялга җибәрелде
Шәһәрдә чыгучы "Полезная газета" хезмәткәрләре киләсе елның 1 мартына кадәр ялга җибәрелде. Газетаның яңадан чыгуы әлегә билгесез. Басманың генераль директоры Илдар Нигъмәтуллин "Наследие" саклык компаниясенең Чаллы бүлеген оештыручыларның берсе. Димәк, компаниядәге финанс-икътисадый тотрыксызлык газетага да тискәре йогынты ясаган.
-
Шәһәрне бизәү буенча бәйге
Чаллыда 21-25 декабрьдә Яңа елга шәһәрне бизәү буенча бәйге була. Анда физик һәм юридик затлар катнаша ала. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырыла.
-
Бакчалар яңара
Яңа елда шәһәрдә балалар бакчаларында капиталь төзекләндерү үткәрелә. Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов әйтүенчә, 2016 елда 71 бакча төзекләндерелергә тиеш.
-
Яңа завод төзеләчәк
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев "Haier" компаниясе вәкилләре белән очрашты. Анда завод төзелешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Компания генераль директоры Ван Шоужун башкарылган эшләр белән таныштырды. Чаллыдан бер төркем хезмәткәрләр Кытайда укып кайтканнар. "Мастер" индустриаль паркында җиһазларны көйләү урыны булдырылган. Аларны монтажлаганда тәүлек буена эшләү планлаштырыла. Мартта тест режимында җитештерү башланырга тиеш....
-
Бурычың булса, машина йөртә алмыйсың
Татарстанда бурычы булган кешеләрне киләчәктә машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта сөйләштеләр. Әҗәтен вакытында кайтармаганнарны аулауның төрле юлларын өйрәнәләр. Алиментларны, админстратив штрафларны вакытында түләмәгәннәрдән, гомумән, язылган гаризалар буенча бурычлылардан акча түләтү эшен суд приставлары кабат җайга салмакчылар. ТР Баш суд...
-
Пиротехника в Новый год!
Из всей череды праздников Новый год и Рождество, бесспорно, на первом месте: украшенная игрушками елка, Дед Мороз с подарками, шампанское... Но к сожалению новогодние каникулы - это не только безудержное веселье, счастье, празднование дома и на работе, подарки и вечеринки. По статистике именно в этот период количество пожаров, погибших и...
-
Яңа ел “бүләге” – тарифлар арта...
1 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда республиканың муниципаль берәмлекләрендә гражданнар өчен коммуналь хезмәтләргә түләүләрне үзгәртүнең чикләнгән (максималь) индекслары турындагы Указга кул куйды. Республика башлыгы һәр торак пункт өчен коммуналь хезмәткә түләү бәяләрен күтәрүнең рөхсәт ителгән иң югары чиген билгеләде. Шул ук вакытта ахыргы индексның күләмен, документта күрсәтелгән чикләрдән...