12 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Бүген “КАМАЗ-Мастер”ны “Дакар”ның кырыгынчы - юбилей ярышларына озаттылар
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасын "Дакар-2018" раллиена озатуда катнашты. Команда белән очрашу традиция буенча Чаллы янәшәсендәге "Тарловка" полигонында булды. Чарада шулай ук Автоград мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты. Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов...
-
ЭЛВИН ГРЕЙНЫҢ “РОЗА” КЛИБЫНДАГЫ ТӨП ГЕРОИНЯ ЧУЛПАН ТӨХБӘТУЛЛИНА: “БЕРЕНЧЕ КҮРЕШҮДӘ ҮК УРТАК ТЕЛ ТАПТЫК”
Күптән түгел Элвин Грейның "Роза" җырына өр-яңа клип дөнья күрде. Төп героиняны уйнаучы матур кызны күбесе кем икәнен белергә теләгәндер, мөгаен. "Роза" Элвин Грей белән ничек танышканын, Элвинга белән булган мөнәсәбәтен, гади тормышта нәрсә белән шөгыльләнгәнен "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде. - Чулпан, Элвин Грей белән ничек таныштың? - Радикның иҗаты белән...
-
Бүген Россия Саклык банкы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Һәр елны 12 ноябрьдә Россия Саклык банкы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Һөнәри бәйрәмгә нигез 1998 елда салынган. 12 ноябрь көне исә очраклы рәвештә генә сайланмаган. 1841 елда ул көнне император Николай I тарафыннан Россия саклык кассалары булдыру турында Указ имзаланган булган. Россия банк системасы Европа үрнәгендә салынып, шул эздән...
-
Ноябрьдә Татарстанны сакалбайлар басачак
Ноябрьдә сакаллы ир-атлар артып китсә, гаҗәпләнергә кирәкми. Республикада "БороДабрь" акциясе башланды. Бу чарада катнашырга теләгән ир-атлар сакалларын кырып атып, ай дәвамында аны үстерергә тиеш була. Беренче карашка кызык тоелган акциянең максаты күпкә җитди.
-
Пакетлар кыйммәтләнә
Русиядә полиэтилен пакетлар җитештерүчеләргә экология җыемы өстәргә мөмкиннәр. РФ президентының Экология һәм табигатьне саклау эшчәнлеге мәсьәләләре буенча вәкиле С.Иванов шулай дип белдерде. "Полиэтилен пакетлар табигатькә коточкыч зур зыян салалар.