13 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Энҗе Шиһапова: «Артист режиссер кулында пластилин булса, роль уңышлы чыга»
Чаллы татар Дәүләт драма театры артисты, республиканың Дамир Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Энҗе Шиһапова гыйнвар аенда дуслары, остазлары, хезмәттәшләре белән үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Аны «театрның энҗесе» дип йөртәләр. Энҗе – күпкырлы талант иясе: педагог, оста машина йөртүче, бакчачы, уңган хуҗабикә, курчаклар тегүче, тугры дус. Гомеренең истәлекле көне алдыннан без яраткан артистыбыз белән әңгәмә корып, тормышындагы кайбер мизгелләрне барлап алырга булдык.
-
Матурлык тудыручы егет
Шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре дә үтеп китте. Якты хатирәләре, онытылмас мизгелләре белән истә калыр бу көннәр күңелләрдә. Онытылмас дигәннән, шәһәрдәшебез Илсур Мөхәметдиновның гирляндалар белән бизәлгән «Волга»сын әле һаман да күпләр гаҗәпсенеп искә ала.
-
Операция ясата
Татар эстрадасының популяр җырчысы, автор һәм композитор Илмира Нәгыймова яңа елга тамашачыларына «Соңгы бию» дигән җырын бүләк итте. Ул аны яшь җырчы Марат Яруллин белән бергә башкарып, кабаттан тамашачыларның мәхәббәтен яулады.
-
Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Владимирович Курков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Чаллылылар бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне алырга хокуклы
Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, яңа туган баланың эш урыннары булмаган әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә гаиләсенә тәрбиягә алучыга бала тугач бер тапкыр пособие түләнә. Быелга кадәр бу пособиене социаль яклау органнары билгели һәм түли иде.
-
Чыршыларны кая куярга?
Яңа ел бәйрәмнәре узды. Шәһәрдәшләребезнең күпчелеге нарат, чыршыларны подъезд төпләренә чыгарып ташлый башлады.
-
Яңа елны өйләрендә каршыладылар
Чаллы татар Дәүләт драма театры артистлары Зөлфия Галиуллина белән Фирдүс Сафин өчен узган ел бик уңышлы булды.
-
Чаллы янында ике җиңел машина бәрелешкән, бер кеше һәлак булган, икесе имгәнгән
Бер машина юл читенә төшеп киткән, ә «Лада» юлга аркылы баскан.
-
Проспектны озынайтуга – 1,4 млрд сум
«Мәскәү проспектын озынайту проекты дәүләт экспертизасын узды. Төзелешкә 1,4 млрд сумнан артык акча кирәк, шуларның 450 миллионы – Чаллы елгасы аша күпер салу өчен. Шәһәрнең әлегә андый акчалары юк», – дип белдерде Наил Мәһдиев журналистларга.
-
Татарстанда буран булыр дип көтелә
13 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак, кайбер районнарда буран. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил.
-
«Притяжение»дә – яңа мәктәп
2024-2025 елларда Орловка бистәсе кырында беренче мәктәп сафка басарга мөмкин.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугаты көне белән котлавы (2022 елның 13 гыйнвары)
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Журналистлар һәм редакторлар, нәширләр һәм полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне ихлас күңелдән Россия матбугаты көне белән котлыйм!
-
«Карусель» әйләнә башлады. Чаллыда яңа балалар бакчасы ачылды (+фотолар)
Шәһәрдә тантаналы рәвештә 85нче «Карусель» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение Николай Мальнев урамындагы «Притяжение» торак комплексында урнашкан һәм 220 урынга исәпләнгән. Бакчаны төзүдә Раил Миңнегалиев җитәкчелегендәге «СтройТраст» компаниясе шөгыльләнгән. Әйтергә кирәк, бу җитәкче безнең шәһәрдә шундый дүрт балалар бакчасы төзегән инде.
-
Чаллыда өстенә сарай түбәсе төшеп өлкән яшьтәге ир-ат үлгән
Якынча мәгълүмат буенча, өлкән яшьтәге ир-ат корылманы сүтә башлаган һәм ул ишелгән.
-
Чаллының биш мәктәбенә яңа директорлар билгеләнгән
Чаллы шәһәренең биш мәктәбендә җитәкчеләр алышынды.