13 май 2017 яңалыклары
-
Из-за холодов в Челнах откладывают отключение горячей воды
Филиал АО «Татэнерго» - «Набережночелнинские тепловые сети» перенес сроки гидравлических испытаний коммунальных сетей. Из-за холодной погоды работы в Набережных Челнах начнутся на день позже - 16 мая.
-
Татфондбанкның элеккеге башлыгын хастаханәдән тикшерү изоляторына кайтардылар
Мошшенниклык эше буенча кулга алынган Татфондбанкның элеккеге башлыгы Роберт Мусинны хастаханәдән Казанның 2 нче номерлы тикшерү изоляторына кайтардылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Тар джинсылар баласызлыкка китерергә мөмкин
Тар джинсы чалбарлар гәүдәнең үсешенә, бәби табу әгъзаларына зыян сала. Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бу фикерен бүген "Татмедиа" агентлыгында аз балалы гаиләләргә салым кертү мәсьәләсе буенча "түгәрәк өстәл" утырышында белдерде.
-
Үз үлемен чакырып китергән
Гайре табигый бу хәлне фатир күршем Асия апа әле шушы көннәрдә генә сөйләде. Шаккатып, тетрәнеп тыңладым мин аны. Асия апаның туганнан туган энесе Марс (исемнәр үзгәртелде - авт.) гаиләсе белән Казан янындагы поселокларның берсендә бик матур, иркен йорт салып чыга, йорты янәшәсенә зур теплица кора. Булдыклы ир белән хатын, эштән...
-
Кәгазь кенәгәләргә көн бетә
РФ Саклык банкы башлыгы Герман Греф гамәлдәге кәгазь хезмәт кенәгәләрен электрон вариантларга алыштырырга кирәк дип белдерде. "Кенәгәләрнең бүгенге рәвеше оешмаларга да, гражданнарның үзләренә дә, Пенсия фондына да уңайлы түгел. Кенәгәне кулдан тутыруга әллә никадәр вакыт һәм чыгым китә. Әгәр югала калса, гомумән, күпме мәшәкать тудыра", - дигән ул.
-
Сөт бәясе кими
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыклардан җыелучы сөт бәяләренең төрле районда җитди аерылуын күреп, прокуратурага сөт бәяләрен тикшерергә боерды. Бүгенге көндә Югары Осланда сөтнең литрын 16 сумнан, Балтач һәм Кукмара, Әлки, Зәй районнарында 20-22 сумнан җыялар.