13 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Җырчы гаиләсендә зур кайгы
Танылган җырчы Рәфинә Ганиуллина гаиләсенә бу көннәрдә бик авыр сынау килде. Биш кызга гомер бүләк иткән, аларны тормыш авырлыкларына карамый аякка бастырган, язучы һәм журналист Зөлфия Мансурга 6 сентябрь көнне инсульт булган. Хәзерге вакытта ул кома хәлендә. 4 сентябрьдә газиз кызының туган көнендә булган Зөлфия ханым бүген гомере өчен көрәшә....
-
Чаллыда автобус янып беткән
Чаллыда барган жирдән «Соболь» кече литражлы автобусына ут каба. Бу "Кама" автобазарына барып җиткән урында була. Машина йөртүче тизрәк документларын алып янгынны сүндерергә тырыша, аңа ярдәмгә үтеп баручылар да килеп булышалар.Ләкин тырышлыкка карамыйча автобус янып бетә, ярый аның эчендә пассажирлар булмый. Шоферның үзенә 59 яшь, ул әле яңа гына машинасы...
-
Яр Чаллы сайлауларга әзер
18 сентябрь көнне Яр Чаллы Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзер. Бу хакта шәһәр хакимиятендә үткән матбугат конференциясендә Үзәк территораль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов белдерде. Чаллыда 170 сайлау участогы эшләячәк. Сайлауларда 390 мең кеше катнашырга тиеш. Аларның барсына да чакыру җибәрелгән. Тавыш бирергә килгән һәр кеше паспорты белән генә...
-
Мөмкинлектән файдаланып калыгыз!
16 сентябрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары эшләвен туктатачак. Шуңа да борчыган сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса җиткереп калырга ашыгыгыз. Исегезгә төшерәбез, республикабызда әлеге пунктлар 4 августта ачылган иде. Проект партиянең сайлау алдыннан уза торган агитация программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.
-
“КАМАЗ”дан - 100 мең
"КАМАЗ" АҖ генераль директоры Сергей Когогин Айдар һәм Резедә Камбетовлар гаиләсенә 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Бу гаиләдә 1 июньдә 3 бала туган иде. Аларга Ралия, Камилә һәм Мәликә дип исем куштылар. Яшь әти автогигантның бер бүлекчәсендә эшли, Резедә - сәламәтлек саклау хезмәткәре.
-
ОСАГО сату нокталары расланды
Россия иминиятчеләр берлеге "Бердәм агент" системасы аша ОСАГО полислары сату нокталары исемлеген раслады. Чаллыда әлеге система түбәндәге адреслар буенча эшли: Хәсән Туфан проспекты 29А, "ВСК" компаниясе, Сөембикә проспекты - 4, "Гайде", Яр Чаллы проспекты 54, "Армеец" комапаниясе. Шулай ук ОСАГО полисларын "Мегарус", "НАСКО", "Чулпан" иминият компанияләрендә дә рәсмиләштереп була.
-
“КАМАЗ”да осталыкларын чарладылар
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә Россиянең техник югары уку йортларында белем алучы 65тән артык студент җәйге практика үтте. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Омск, Томск, Чиләбе яшьләре биредә машина төзелеше буенча күнекмәләр алдылар. Моннан тыш, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник универститетының 30 студенты өчен таныштыру практикасы оештырылды. Алар автомобиль, пресс-рама, кою, двигательләр заводларында һәм...
-
Сайлау хокукыннан файдаланырга кирәк
Мәгълүм булганча, 18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була. Бу көннәрдә депутатлыкка кандидатлар, сәяси партияләр аеруча активлык күрсәтәләр. Халык белән даими очрашалар. Башкарылган эшләре турында сөйлиләр, киләчәккә планнары белән уртаклашалар. Араларында халык мәнфәгатьләрен кайгыртучылар да, "алтын таулар" вәгъдә итүчеләр дә бар.
-
В Набережных Челнах состоится городской праздник «День первокурсника-2016»
15 сентября на площади Азатлык в Набережных Челнах состоится городской праздник «День первокурсника-2016». В этом году он пройдет в новом формате, начало в 15.00 ч.