13 октябрь 2017 яңалыклары
-
Тәмле... картиналар
30 яшьлек Хейзел Зәкәриянең иҗат җимешләрен һәркем беренче карашка бик матур картиналар дип кабул итәргә мөмкин. Ләкин алар - ашамлыклар. Яңа Зеландиядә яшәүче Хейзел башта үзе яраткан смузины (төрле җимешләр кушылмасы) әзерләп, савытка сала да иҗатка тотына.
-
БДИ тапшыру көннәре билгеле булды
Алдагы елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеләнде. Әлеге мәгълүмат Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының федераль порталында урнаштырылган. Документ нигезендә, 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда география һәм информатика тапшырудан башланачак.
-
Зилә Шакирҗанова вафат
Арабыздан танылган нәфис сүз остасы, юморист һәм алып баручы Зилә Шакирҗанова китеп барды. Аны халык бик ярата иде, ул бик күп җырчыларның концертын алып барды. Гади, дустанә характеры белән ул үзенә җәлеп итә иде. Зиләкәй урының җәннәттә булсын!
-
Транспорт чараларын тикшерүне видеога төшерәчәкләр
Агымдагы елның ахырында транспорт өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Ространснадзор) диагностик карта бирә торган техник тикшерү үзәкләрен тикшерү вәкаләтләре барлыкка киләчәк. Әлеге картадан башка ОСАГО полисын сатып алып булмый.
-
Актанышта атылган килеш авыл җирлеге башлыгы табылган
Татарстанда үз йортында атылган килеш Актаныш районы Киров авыл җирлеге башлыгы табылган. 41 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салган дип фаразлана. + Фаҗига алдыннан күршесе ир-атның исерек хәлдә ау мылтыгы тотып йөрүен күргән. Хәзер тикшерү бара. http://matbugat.ru/news/?id=20280
-
Народный артист РБ Фидан Гафаров отмечает 70-летний юбилей
Народный артист БАССР, а также Татарстана Фидан Гафаров отмечает 70-летний юбилей. Фидан Сафич Гафаров 12 октября 1947 в деревне Новоуртаево Дюртюлинского района, в 1965 году окончил театральное отделение Уфимского училища искусств. Является лауреатом Государственной премии БАССР им. Салавата Юлаева. В 2007 году стал лауреатом фестиваля «Хрустальный соловей» в номинации «За...
-
Энәсез керпе
Ул Шотландиядә яши. Беркөнне Данточер шәһәрендә яшәүче кешеләр, бакчаларында бер генә энәсе дә булмаган керпе табып, гаҗәпләнеп, аны кыргый табигать тыюлыгына китерәләр. Ветеринарлар җәнлекне җентекләп тикшергәннән соң аның якынча өч яшьлек булуын һәм сирәк очрый торган дефектлы икәнлеген ачыклый. "Болди" кушаматы бирелгән бу җәнлек сау-сәламәт булып чыга. Сәер һәм мөлаем...
-
Чаллы-Казан арасының тагы бер өлешендә ике яклы хәрәкәт башланды
Чаллы белән Казанны тоташтыручы М-7 "Идел" федераль трассасында тагы бер участок ачылды.Бу 888 километр белән 901 километрлар арасы. Бу юл өлешендә хәзер ике яклап барырга, кайтырга була. Һәр ике поласаның киңлеге 3,75 метр. Аларның читләренә 12 мең метр тимер киртәләр урнаштырылган, 251 данә юл билгеләре куелган. Чаллыдан Казанга бару өчен...
-
Чаллы Татар дәүләт драма театрында 28 нче театр сезоны ачылды
Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында яңа иҗат сезонын ачу тантанасы традиция буенча театр алдындагы мәйданчыкта ук башланды. Килгән кунаклар өчен театральләштерелгән тамаша, җыр-бию, төрле кызыклы викториналар үткәрелде. Бәйрәм-шоу программасы театр фойесында дәвам итте. Һәм ниһаять, күптән көтелгән премьера! Театр сәхнәсендә - Татарстан Республикасының халык артисты, драматург Булат Сәләхов әсәре...
-
Чаллыда- Селфи бум
Чаллының Җиңү паркында шәһәр картиналар галериясе тарафыннан Селфи-бум исемле чара үткәрелә. Аның кысаларында "Җиңү паркы тарихы" һәм " Паркның тере мөхите" дигән кызыклы экскурсияләр булачак. Аннан соң көзге яфраклардан бәйләмнәр, композицияләр ясау буенча "Минем яраткан паркым" дигән конкурс башлана. Җиңүчеләргә мулдан бүләкләр әзерләнә. Ә инде иң соңыннан Селфи-бум старт ала,...