14 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Булачак журналистларның тәүге сынавы, яки зачеттан репортаж
Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе берничә ел буе татар журналистлары әзерли. Студентларның күбесе бюджет урыннарында укый. «Интертат» хәбәрчесе беренче курста укучыларның практик зачетын күзәтте.
-
Ишегалдыгыз чистамы?
Шәһәрдәшебез Галина Ларионова 10 елга якын инде ишегалды җыештыручы булып эшли. Кыш көне, аеруча, эше авыр аның. Күпләрне сөендереп ябалаклап яуган кар, аның өчен, киресенчә, баш бәласенә әйләнә. Ишегалларын чистартуны уйлый-уйлый төннәрен йоклый алмаган чаклары да күп була.
-
Чаллы территориаль иҗтимагый үзидарәләре "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" конкурсына гариза бирә алалар
"Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсының беренче этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
-
14 гыйнварга Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
14 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы була. Вакыты белән кар явачак, кич буран булачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил.