14 апрель 2017 яңалыклары
-
В Набережных Челнах полиция и учебные заведения совместно реализуют проект «Электронное правительство»
Это позволит увеличить количество граждан, которые получают услуги, в частности по линии МВД России, через интернет. А в конечном итоге переселить инерцию медленного бумажного документооборота и перейти на более быстрый и удобный «электронный» способ.
-
Илназ Баһ артыннан ук Элвин Грей да кәчтүме белән шаккаттырды
Артист тормышы шулайдыр инде: өстеңэ кайчак әллә нинди киемнәр кияргә туры килә. Филипп Киркоров "каурый" каплап йөрсә, хатын-кыз образында "Я иду такая вся в Дольче Габана" дип җырлаучы Верка Сердючканың хәле тагы да мөшкелрәктер... Татар артистлары да кимен куймый. Әле шушы көнәрдә генә Илназ Баһның чәчәкле кәчтүмен "чәйнәгән" идек. Аның...
-
Россия быел Евровидениедә катнашмый
Ауропа күрсәтү берлеге (EBU) моны рәсми рәвештә раслады. Россия ТВ бәйгене трансляцияләмәячәк тә. EBU хәбәр итүенчә, Россия Евровидение-2017 халыкара бәйгесендә катнаша алмый. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә. "Евровидениененең Россия катнашучысы Юлия Самойловага Евровидение-2017 җыр бәйгесендә катнашу өчен Киев шәһәренә керү тыелганын раслап, EBU рәсми рәвештә "Беренче каналга" альтернатив ике вариант тәкъдим...
-
«Түребездә кунак бар»
14 нче апрель көнне "Түребездә кунак бар" программасы эфирга чыга.Түребез кунагы «Шәһри Чаллы » газетасы баш мөхәррире Мирһади Разов булачак.Аның белән әңгәмәне 14 сәгать 15 минутта тыңлый аласыз. Тапшыруны тыңлап кына түгел,карыйсыгыз да килсә http://kunelradio.ru/studiya/ битенә керегез! Сорауларыгызны языгыз,шылтыратыгыз!
-
Машина тәгәрмәчләренә “ау” сезоны ачылды
Көннәр җылытып, юллар кардан арыну белән, машина йөртүчеләр тәгәрмәчләрне алыштыра башлыйлар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе полиция башлыгы урынбасары (оператив эш буенча) Сергей Байдин билгеләп узганча, бу чорда машина тәгәрмәчләрен урлаучылар аеруча да активлаша. Инде шундый бер очрак теркәлгән. Карак сәгать ярым вакыт эчендә, бер шәһәрдәшебезнең...
-
“Чаллы дусларын җыя” фестивале уза
18- 21 апрельдә "Энергетик" мәдәният сараенда яшь башкаручыларның "Чаллы дусларын җыя" фестивале уза. Фестиваль директоры Гүзәлия Тенешева әйтүенчә, Мәскәү, Самара, Норильск, Чаллы һәм башка шәһәрләрдән 800дән артык гариза кергән инде. Аларга Казан дәүләт консерваториясе профессоры Леонид Лютвинский, театр һәм кино артисты Александр Савин, композитор Татьяна Залужная һәм башкалардан торган мәртәбәле...
-
V дөнья татар хатын-кызлары җыены башланды
Казанда V дөнья татар хатын-кызлары җыены башланды. Җыенга Русиянең 60тан артык төбәгеннән, 18 чит илдән, Татарстанның барлык районнарыннан 400ләп делегат килгән. Иң зур делегация - Башкортстаннан. Хатын-кызлар җыенын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә уздыра. Форум програмы кысаларында делегатлар Татарстанның Арча, Биектау, Балтач, Яшел...
-
Эшкә чакыралар
"Электротранспорт" муниципаль предприятиесе республиканың башка төбәкләреннән автобус йөртүчеләрне эшкә чакыра. Хезмәт хакы аена 25-30 мең сум. Читтән килгәннәргә тулай торактан урын бирелә, анда бер ай тору өчен 3500 сум түләргә кирәк. Предприятиедә кадрлар кытлыгы зур. Ел башыннан 145 кеше эштән киткән, 185 кеше кабул ителгән.
-
Халыкка – яңа эш урыннары
Башкалада үткән республика комиссиясе утырышында Яр Чаллы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлекне алып барырга теләүче оешмаларның гаризалары каралды. Чарада шәһәр хакиме Наил Мәһдиев һәм Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев катнаштылар. Тәкъдим ителгән эшләр арасында "ТатКлиматМаш" һәм "Венские вафли" компанияләренең проектлары хупланды.
-
Өмәләр башланды
"ЭКОяз-2017" санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр башланып китте. Бу атнада чәршәмбе көнне шәһәр урамнарын чүп-чардан арындыруга 2500 кеше, 194 оешма хезмәткәрләре чыкты. Өмәдә 80 берәмлек техника да кулланылды. Бер көн эчендә генә дә 83 гектар шәһәр территорияләре чистартылды. 2526 агач һәм куак ботаклары киселде, 11 гектар җир мәйданында карны көпшәкләндерү эшләре...
-
Чаллыда төзелешләр гөрли
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев капиталь төзекләндерү һәм яңа төзелә торган объектларда булып, алардагы эш барышы белән танышты. Башта ул суд бинасы төзелешен карады. Әлеге объектка, федераль максатчан программа буенча, 291 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә биредә диварлар төзелгән, тышкы эшләр дәвам итә. Шулай ук су, канализация үткәрәсе бар.
-
Ветераннарны “Шәһри Чаллы” газетасы аша бушлай котла!
Тиздән, 9 май Бөек Җиңү бәйрәме җитә. Әби-бабаларыбыз, өлкән яшьтәге әти-әниләребез, туганнарыбыз, апа-абыйларыбыз илебезгә басып кергән фашистик Германияне тар-мар итүдә үз көчләрен, яшьлекләрен, хәтта гомерләрен кызганмадылар. Фронтта сугыштылар, тылда барысы да җиңү өчен, дип хезмәт иттеләр. Алар һәрвакыт хөрмәткә лаек.
-
“Җиңү мизгеле”
Башкарма комитетның яшьләр эшләре идарәсе, "Нур" яшьләр үзәге белән берлектә шул исемдәге фотографияләр бәйгесе игълан итте. Ул 17 апрельгә кадәр дәвам итә. "Ватан байрагы", "Яшь патриотлар", "Солдат альбомы", "Минем герой", "Шәһәрдә 9 май", "IT-фотографияләр" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнә. Гаризаларны һәм фотоларның электрон вариантларын 21 апрельгә кадәр "Нур" яшьләр үзәгенә җибәрергә кирәк....