14 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Нияз Билалов алтын медаль алып кайтты
Чаллы дзюдочысы Нияз Билалов Израильдә узган Европа чемпионатыннан шәһәребезгә алтын медаль алып кайтты. Ул финалга кадәр Грузия вәкиле Лашей Тавелури, немец дзюдочысы Филипп Галанди, венгр Охат Заланны җиңде. Финалда белорус спортчысы Никита Свиридны җиңеп, чемпион булды.
-
Айдар Фәйзрахманов ансамбле Чаллы тамашачысын шаккатырды
Узган җомгада "Энергетик" мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты булды. Ансамбльнең яңа программасын карарга зыялы, зәвыклы тамашачы килгән иде. Республикабызның йөзек кашына әйләнгән әлеге коллектив кайда гына булса да, башта балалар алдында чыгыш ясый. Ул шулай итеп яшь буында татар сәнгатенә,...
-
“Дакар”дан җиңү белән кайтсыннар!
Данлыклы "КАМАЗ-мастер" командасы спортчылары чираттагы "Дакар" ярышларына әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Дакар-2017" ралли-марафонына старт алдыннан, егетләр белән очрашты. Ул Тарловкадагы сынау полигонында булып, күнегү әйләнәсен ике тапкыр узып, машиналарның ярышларга әзерлеген үзе тикшерде. Рөстәм Нургали улы өчен автоспорт ят түгел. Ул - финанс министры булып эшләгәндә шактый күп ярышларда...