Казанда Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясый башладылар
Казан федераль университеты тикшеренүчеләре яңа Covid-19 тибындагы коронавирус китереп чыгара торган авыруга каршы вакцина эшләүгә кереште. Шул турыда Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.