15 апрель 2015 яңалыклары
-
Бүгеннән Татарстанда авыр йөк автомобильләре хәрәкәтенә чикләү кертелә
ТР Министрлар Кабинетының "2015 нче елда ТРның төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланылыштагы автомобиль юллары буйлап транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү турында"гы 139 нчы номерлы карары нигезендә, Татарстанда 15 апрельдән алып 14 майга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" МАда узган матбугат конференциясендә ТР...
-
Шимбә көнне Чаллы халкы язгы өмәгә чыга
Чаллыны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистартуга багышланган язгы икеайлык кысаларында 200 меңнән артык яшел үсенте утырту күздә тотыла. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов җиткерде. - Кагыйдә буларак, мондый шәһәркүләм эшләр шимбә өмәләрендә башкарыла. Быел әлеге чара 18 апрельгә билгеләнде. Шәһәрне кыш буе...
-
Казанда җәяүлене машина бәрдергән
Кичә Казанда иртәнге җидедә Opel Corsa белән идарә итүче шофер ярамаган урында чыгып баручы җәяүлене бәрдерә. Урамда әлеге фаҗига аркасында зур бөке барлыкка килгән.Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
-
Татарстанда Швеция көннәре башланды
14-17 апрельдә Татарстанда Швеция көннәре уздырыла. Бу көннәрдә Татарстан башкаласында Швеция көннәре белән бәйле бик күп һәм төрле чаралар узачак. Татарстанда Швеция көннәре уздыруның төп максаты - Татарстан һәм Швеция компанияләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, Татарстан Республикасы һәм Швеция мәдәни-мәгърифәти хезмәттәшлеген киңәйтү, соңгы елларда икътисад, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Швеция...