15 июль 2015 яңалыклары
-
Июльдән юл йөрү кагыйдәләренә яңа төзәтмәләр үз көченә керде
Элгәре, әгәр машинаңны тыелган урында калдырсаң, шунда ук эвакуатор белән төяп алып китә торган иделәр. Яңа кагыйдә буенча бу тыела. Шулай ук машинаң эвакуаторга төялгән чакта килеп җитсәң дә аны алып китәләр иде. 1 июльдән башлап бу да тыела, ягъни машинаны төягән вакытта килеп өлгерсәң, техникаң кире бирелә, бары штраф...
-
Гариза тапшырырга соңламагыз!
Чаллыда 1405 гаилә ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган түләүне алды. Аның гомуми күләме 27 млн сумны тәшкил итте. (Республика буенча 11 мең гаиләгә 213,5 млн сум). Барлыгы, 2015 елның маенда әлеге Федераль канун гамәлгә кергәч, Пенсия фонды идарәсе сертификат ияләреннән 2300 гариза кабул итте. Бер тапкыр бирелә торган түләү...
-
Лесоцех юлы яңартыла
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Лесоцех юлының төзекләндереләчәген хәбәр итте. "Барлык юлларны тәртипкә китерү өчен 3 миллиард сум акча кирәк. Лесоцех юлын яңартырга акча табылды", - диде ул. Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре башта юлны чистарта, аннары төзекләндерү эшләре башлана.
-
"Татмедиа" агентлыгында яңа урынбасар
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең яңа урынбасары итеп яңа кеше билгеләнде. Ул - Эльвира Әхмәтова. Элек бу вазифаны биләгән Илдар Сәгъдәтшин "Татар китап нәшрияте" ДУП генераль директоры итеп билгеләнде. Белешмә өчен. Эльвира Әхмәтова 1978 елның 9 маенда ТР Әгерҗе районында туган. Ул 2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын...
-
Бусагасын атлап кермәм, димә...
Сүз дә юк, бина үзе дә, тирә-юне дә танымаслык булып үзгәргән. Ләкин клумбаларда үскән аллы-гөлле чәчкәләргә, хәтфә үлән белән капланган иркен ишек алдының пөхтәлегенә карап хозурланган күңелем бер мизгелдә гөлт итеп сүнеп, ачы хакыйкатькә кайтара. Зәйтүнә әби капкадан күзен дә алмыйча улын көтә икән. - Яңа гына пенсия китерделәр. Мондый...
-
Питрауга килегез!
Бүген Чаллыда Питрау бәйрәме уза. Ул ипподромда кичке алтыда башлана. Анда төрле уеннар, бәйгеләр оештырыла. Бәйрәм программасы җыр-биюгә дә мул диләр оештыручылар. Анда Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре һәм Тукай районнарының фольклор ансамбльләре катнаша.
-
Сөю ярым-йорты була алмый
Без күп очракта яшьлектә кылган ялгышларыбызны акларга, язмышыма шулай язгандыр, үзгәртеп булмас иде дип, үзебездән җаваплылыкны төшерергә омтылабыз. Чынлыкта, төптән уйланганын да, ахыргача уйлап җиткермәгән адымны да һәркайсыбыз үз теләге белән ясый. Яшерен-батырын түгел, яшьлектә күпләребез "үзем беләм" принцибы белән яши. Әти-әни киңәшенә колак салучылар меңгә бер. Эш узгач кына...
-
Журналистлар беренче тапкыр ифтар ашында
Шундый күркәм чара 14 июльдә «Аш-су» ресторанында үтте. Чаллы журналистлары катнашында ифтар ашы беренче тапкыр оештырылды. Ашта шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла һәм Мәлик хәзрәт тә катнашты. Чарага «Чаллы-ТВ», «Күңел» радиосы хезмәткәрләреннән тыш, «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Челнинские известия» басмалары, «Рен-ТВ» телеканалы журналистлары килде. Шулай ук ашта моннан берничә ел...
-
Полиция кыскартыла
13 июльдән Эчке эшләр министрлыгының 110 мең кешесен эштән алырга дигән фәрман чыкты. Рәсми интернет сәхифәсендә чыккан мәгълүматкә караганда, эчке эшләр органнарында бер миллион хезмәткәр калырга тиеш.Бюджет акчаларының кимүе сәбәпле хөкүмәт эчке эшләр идарәсен финанслауны 10% киметергә дигән карар кабул итте. Министр урынбасары Игорь Зубов, кыскартулар махсус көчләр (спецназ), эчке...
-
КАМАЗ яшьләргә булыша
Июль-август айларында автогигант яшь хезмәткәрләр белән килешү төзи башлый. Аның нигезендә эшчеләргә торак кредиты буенча процентларны каплауда компенсация түләнә. Аның күләме 5000 сум тәшкил итә һәм ул ул 5 ел дәвамында биреләчәк. Мондый мөмкинлектән төп һәм ярдәмчел җитештерүдә эшләүче югары квалификацияле технологлар, конструкторлар, инженер-тикшерүчеләр, җитәкчеләр һәм башка белгечләр файдалана ала....