15 июль 2016 яңалыклары
-
Ялларда һава торышы: плюс 42 градустан юеш карга кадәр
Алдагы ялларда Россия төбәкләрендә яшәүчеләрне аномаль температура көтә, дип хәбәр итә "Российская газета". Россиядә июль уртасында температура 42 градуска кадәр күтәреләчәк, ә минималь температура 2 градус салкын тәшкил итәргә мөмкин.
-
Фотобәйге – 2016
Хөрмәтле шәһәрдәшләребез. "Шәһри Чаллы" газетасы бәйге игълан итә. Аның шартлары бик гади. Җәйге ялыгызның иң матур мизгелләре сүрәтләнгән фотогызны вконтаке челтәрендәге төркемебезгә җибәрәсез дә безнең нәтиҗәләрне көтәсез. Иң матур һәм иң кызыклы фото авторына бүләккә Чаллы аттракционнарына билетлар тапшырачакбыз. Шулай ук барлык фотолар да газетабызның рәсми сайтында http://shahrichalli.ru урын алачак....
-
Взрыв-пожар в жилом доме 53/28 г. Набережные Челны
10 июля 2016 года в 12 часов 24 минуты на центральный пункт пожарной связи ФГКУ «15 отряд ФПС по Республике Татарстан» по телефону 112 поступило сообщение о пожаре во 2-м подъезде многоквартирного жилого дома 53/28, идёт дым из окон квартиры на 2-м этаже. Через 4 минуты в 12 часов 28...
-
Франциядә – коточкыч фаҗигә
Кичә Франциянең Ницца шәһәрендә Бастилияне алу бәйрәменә җыелган халык өстенә йөк машинасы килеп кергән. Һәлакәт салют вакытында, төнге унберләр (Мәскәү вакыты белән 00 сәгать) тирәсендә булган. Йөртүче фейерверкны күзәтүче халык өстеннән рулен төрле якларга боргалап берничә йөз метр барган.
-
Автокалада – автопарад
16 июльдә Чаллыда көндезге уникедә "Мәңгелек ут" мемориалында LADA машиналары парадына старт бриелә. Ул Тольятти автозаводының 50 еллык юбилеена багышлап оештырыла. Чарада АвтоВАЗ тарафыннан 1970-2016 ел вакыт аралыгында җитештерелгән барлык модельләрдне дә (ВАЗ-2101 алып X Ray һәм Vestaга кадәр) күреп булачак.
-
Чаллы урамнарын музыка уен кораллары бизи
Чаллының 26,27 комплекслары арасында (Яшь Ленинчылар бульварында) чәчәкле-музыкаль композиция урнаштыралар. Анда виолончель, рояль кебек музыка уен корраллары да урын ала. Соңгысының төймәләреннән хәтта су да агып торачак. Шулай ук янәшәдә генә кечкенә генә ерганак, чәчәк түтәлләре дә ясау күздә тотыла. Композиция якынча 100 кв. метр мәйданда башкарылачак. Барлык эшләрне дә...