16 февраль 2016 яңалыклары
-
Чаллыда илкүләм күргәзмә ачылды
"Экспо-Кама" күргәзмәләр залында "Кама сәнәгать форумы-2016" форумы кысаларында "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Металлургия. Эретеп ябыштыру-2016" , "Станоклар төзелеше-2016", "Автосәнәгать-2016", "Энергетика - 2016" дип исемләнгән махсус күргәзмәләр эшли башлады. Эшмәкәрләр өчен файдалы булган әлеге чарада Россиянең 15тән артык төбәгеннән 70ләп предприятие һәм оешма катнаша. Биредә эшлекле элемтәләр урнаштырырга да була.
-
Халык фронты – Чаллыда!
Шушы көннәрдә Чаллыда "Россия өчен" гомумроссия халык фронты әгъзалары белән очрашу узды. Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы активистлары шәһәр өчен актуаль булган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләде, халык белән бергә эшләүне күз уңында тоткан проектларны тәкъдим итте. Бүгенге көндә Яр Чаллы җирлегендәге игътибарга лаек мәсьәләләр рәтенә асылда торак-коммуналь хуҗалыкларына, инвалидларны эш...
-
Бакчачы игътибар һәм ярдәм көтә
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Валентина Тыртышная һәм ширкәт рәисләре белән очрашты. Шәһәрдәшләрнең шактый зур күпчелеге бакчачылык белән шөгыльләнүен исәпкә алганда, ширкәтләр берлегенә шәһәр җитәкчелеге тарафыннан мондый игътибар бик тә зарур. Җәмәгать башлангычларында эшләүче бакчачылар берләшмәсенең шәһәр җитәкчелегенә моң-зарлары, тәкъдим-үтенечләре шактый җыелган, хәл итәсе проблемалар да байтак....
-
Яңа завод – якты өметләр
Яшерен-батырын түгел, Haier компаниясе эшмәкәрләре шактый өлгер булып чыкты. Әле рекламасы да булмаган суыткычлар заводын инде апрельдә сафка кертергә җыеналар. Гомумән, партнерларыбызның планнары зурдан. Яңа товарны Россиядә генә түгел, якын чит илләргә дә сатарга исәпләре. Хәер, уңышларында шик юк. Дөньякүләм танылган иң шәпле брендларны да оста итеп "күчерергә" өйрәнделәр бит....
-
Ел укытучысы билгеле
Чаллыда «Ел укытучысы-2016» бәйгесенең финалы үтте. Анда 26нчы гимназиянең математика укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова җиңүче дип табылды. 56нчы мәктәптән Әлфия Усманова - икенче, 35нче мәктәптән Алексей Миронов өченче урыннарга лаек булдылар. Җиңү таҗына лаек Эльмира Дамировна март аенда бәйгенең зона этабында катнашачак. Май бәйрәмнәрендә исә шәһәрдәшебез Идел буенча теплоходта өч көнлек...
-
“Кванториум” укучылар җыя
17 февральдән Чаллыдагы "Кванториум" балалар техномәктәбе икенче төркемгә укучылар җыя башлады. Балаларны бирегә 5нче сыйныфтан соң махсус тест нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. "Кванториум"да белем алырга теләүчеләр фәнгә һәм техник иҗатка хирыс булырга тиеш. Биредә белем бирү процессы 8 юнәлеш буенча алып барыла. Беренче этапта балалар үзләре теләгән төркемгә керә ала....