16 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Ришат Төхвәтуллин суд юлын таптый, 5 миллион түләмәгәе…
Татарстан Арбитраж судында шәхси эшмәкәр Гадел Гозәеровның Ришат Төхвәтуллинга дәгъвасы тикшерелде. Гозәеров Ришат Төхвәтуллиннан авторлык хокукларын бозган өчен 50 мең сум күләмендә компенсация түләттерүне таләп итте. Ришат әфәнде "Тыңлачы, сандугач" җырын әлеге әсәргә хокукы булган Гозәеровтан рөхсәт алмыйча башкарган. Популяр җыр тирәсендәге бу ыгы-зыгы ничек хәл ителгән соң? ТӨХВӘТУЛЛИННАН -...
-
Гүзәл белән Илдар концертларының сәхнә артын ача: анда...
YouTube каналында Илдар белән Гүзәл "Ничек җырчы булырга?" дигән видео чыгарды. Бу видеода Гүзәл ничек итеп концертка әзерләнүләрен сөйли. Әлбәттә, дулкынландыргыч вакыт, чөнки яраткан тамашачысы алдында матур да, гүзәл дә, күз явын алырлык та булырга кирәк. Менә бүгенге концертка ул нинди матур чәч причёскасы ясатканын, концерт буе кияргә әзерләп куйган...
-
Чаллы хәрби автомобилләре кинода төшә
КАМАЗны махсус автомобилләр җитештерү заводында эшәнгән "Тайфун-63968" хәрби автомобилләре Мәскәүдә төшерелеп ятучы блокбастер ягъни яңа фильм "геройлары". Бу хәрби техниканы кинорежессер Федор Бондарчук "Притяжение"("Тарту") дигән фильмда киң файдалана. Яңа кинокартина аеруча яшерен шартларда сер итеп төшерелә. Аның эчтәлегендә чит планетадан килүчеләрнең җирне басып алырга теләүләре сүрәтләнә дигән хәбәр генә бар....
-
Наил Мәһдиев "2017 ел подпискасын бүләк ит" акциясендә катнашты
Бүген Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Татар-информ»да матбугат конференциясе кунагы булды һәм «Татмедиа»нең «#2017 ел подпискасын бүләк ит» акциясендә катнашты. Мәгълүм булганча, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Яңа елга туганнарыңа яки социаль оешмаларга бүләккә газета-журналлар яздыру акциясе дәвам итә. Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев акциягә кушылып, «Шәһри Чаллы» һәм «Челнинские известия» газеталарын...
-
Элвин Грейдан татар милләтенә бернинди файда юк яки Сираҗи татар җырчыларының тетмәсен тетте...
Гаугалы журналист Искәндәр Сираҗи журналистлар белән очрашты. Искәндәр әфәнде үзенең кискен фикерләре белән таныш, шул исәптән татар эстрадасына карата тәнкыйте белән дә. Очрашуда ул күп кенә җырчыларга тәнкыйть яудырды. «Элвин Грейдан татар милләтенә бернинди файда юк, Элвин Грей дигән кушамат алганы өчен генә булса да», - диде Искәндәр Сираҗи. Радик...
-
Татарстанда ир хатынын эт каешына асмакчы булган
Лаеш районында акылга сыймаслык вакыйга була. Хатынының хыянәте хакында белгән ир, аны башта кыйный, аннан чәченнән сарайга өстерәп чыгарып эт каешына асмакчы була. 31 яшьлек татарстанлыга карата җинаять эше кузгатылган. Бу фаҗигане хатынның әнисе һәм күршеләре генә булдырмый кала. Матбугат.ру
-
Милли кием көне булырмы яки без кемнән ким?
Кәләпүш һәм калфак киеп йөрергә дигән закон булса, депутатлар да милли киемнән йөрергә әзер. Әлегә Татарстан Дәүләт Советы утырышларына канунсыз гына түбәтәй яки калфак киеп килергә кыюлык табучы күренми. Татарстанда Милли кием көнен кертергә ниятлиләр, аны 30 августка билгеләргә тәкъдим итәләр Депутатлар милли кием язмышы хакында борчыла. Татарстан Дәүләт Шурасының...
-
Әниләрне рәнҗетмәгез!
"Рәхәт, ләкин әхлаксыз заманда яшибез. Безнең әти-әниләр тездән пычракта, йорт тутырып мал-туар асрап, нужа чигеп, безне чын кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр. Аллаһының рәхмәте яусын аларга, урыннары җәннәттә булсын. Хәзер җылы өйләрдә яшибез, бөтен нәрсә автоматка көйләнгән, машинаны өйдән кабызып, җылы машинага утырып эшкә китәбез. Әмма кешеләрнең бәгыре ташка әйләнде, бер-берсе...
-
Югалган 16 яшьлек Чаллы кызы табылды
Чаллы кызы 16 яшьлек Миләүшә Янценның югалуы турында хәбәр иткән идек.Ул 8 ноябрь көнне төнге уннар тирәсендә өйдән чыгып китә. Ул Васильев исемендәге Яр Чаллы төзелеш көллияте студенткасы да. Бик озак вакыттан соң гына дуслары аның Мәскәүгә танышларына барырга җыенуын әйтәләр. Кызны Мәскәү урамнарының берсендә табып алалар һәм вакытлыча башкала...
-
Кемгә ничә сум?
Татарстан Республикасының хокукый информация сайтында Премьер-министр Илдар Халиковның 2017 елга айлык түләүләр турындагы карары басылды. Аның нигезендә быел хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 меңнән артмаучылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре булган пенсионерлар ай саен 448 сум алачак.
-
Бүген бераз җылыта
Бүген Чаллыда һава торышы бераз җылыта. Иртәдән үк кар ява.Иртән -10 градус суык булды, көндез -7 градус кына булачак. Җил көньяктан талгын. Кич белән тагын -11 градуска кадәр салкынайта. Юлларда бозлавык саклана. Сак йөрегез!