16 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Чаллыда зур форум уза
Машиналар төзү кластер форумы - ел саен бизнес, җәмәгать оешмалары һәм хакимият вәкилләренең машина төзелеше һәм ИТ өлкәсендә үзара тәҗрибә уртаклашу, актуаль проблемалар турында фикер алышу юлы белән файдалы хезмәттәшлек урнаштыру максатында үткәрелүче даими чара.
-
Ирне эштән каршылауның 10 кагыйдәсе
Ирне эштән кайтканда каршы алуның бернинди кагыйдәләре дә юктыр дисәгез, нык ялгышасыз. Белгечләр сүзенә колак салсаң, ирне каршы алу үзенә күрә бер сәнгать икән! Аларны белеп тору, беркемгә дә комачау итмәс.
-
Илсөя Бәдретдинованың хәле начараеп, хастаханәгә эләккән
Популяр җырчының Инстаграмы хәбәр итүенчә, кичә гастрольләрдә Илсөянең хәле начараеп, хастаханәгә эләккән. Аның белән бар да яхшымы икән? Бу хакта үзеннән сораштык. - Хәлләрегез ничек, Илсөя? - Бер көе, бүген Аллага шөкер, дип әйтсәм дә була. Кичә Кушнаренковода концерт куйганда кинәт хәлем начарайды, көч-хәл белән концертны тәмамлап, дәваханәгә бардым. Аппендицит...
-
Ринат Закиров "Казан" милли-мәдәни үзәге директоры вазыйфасыннан китте
Бөтендөнья Татар конгрессының элеккеге рәисе,"Казан" милли-мәдәни үзәген 26 ел буе җитәкләгән Ринат Закиров хезмәтеннән китәргә булган. Милли-мәдәни үзәктә үзгәрешләр булы ихтимал, дигән хәбәрләр бар. Моның күбесе хезмәткәрләр алышынуга кагыла диләр. "Казан" милли-мәдәни үзәгендә хәзер җитәкче вазифаларын башкаручы булып Наил Зыятдинов билгеләнгән. Халкыбыз, милләтебез мәнфәгатен яклап Ринат әфәнде Закиров күп көч...
-
“Элвин Грей үлгән!” (булган хәл)
Иртән эшкә Заримә күз яшьләренә буылып килеп керде. Офистагылар барысы да аңа карап бертавыштан:"Ни булды?" , дип карашларын төбәделәр. Заримә яшьләрен сөртеп, урындыгына барып утырды да, мескен тавыш белән: "Элвин Грей үлгән!", дип кабат үксергә тотынды. Хезмәткәрләрне ток тоттымени барысы да катып калдылар. Бары тик бүлек башлыгы усаллыгы белән дан...
-
Русия Думасы "чит ил агенты" законын кабул итте
Русия Думасы Мәгълүмат чаралары канунына үзгәрешләр кабул итте. Канун гамәлгә керсә, чит илдә теркәлгән медиа чит ил агенты дип бәяләнәчәк. Шул ук вакытта чит ил капиталы катнашкан Русия медиасына, физик затларга бу канун кагылмаячак. Үзгәрешләргә күрә, "басма, аудио, аудиовизуаль һәм башка хәбәрләр, язмаларны чикләнмәгән кешегә таратучы" теләсә нинди чит ил...
-
Күз буучылар Чаллыга килми
Чаллыда күренекле иллюзионистлар бертуган Сафроновларның "Яшен" исемле шоу программасына билетлар сатылмаган. Шунлыктан аларның программасы булмый икән. 1000 нән алып 2800 сумга кадәрле билет бәясе чаллылар өчен бик кыйммәт булып чыккан. Иллюзионистлар искиткеч фокуслар, номерлар вәгъдә итсәләр дә автоградта яшәүчеләр боларга кызыкмаганнар. Хәтта Сафроновлар тамаша вакытында залда10 кешене юкка чыгарачакларын әйтсәләр...
-
Чаллы янында авария
Чаллыга якын гына урнашкан урында нефтьле сыеклык тутырылган цестерна юл читенә ауган. Бу хәл кичә Кече Шилнәгә илткән юлда «Хендай Акцент» җиңел автомобиле һәм КАМАЗ белән булган авариядән соң була.16 тонна сыеклык төягән авыр йөк машинасы шоферы җиңел машинага бәрелмәс өчен рулне кисәк кенә борып җибәрә, нәтиҗәдә цестернасы белән бергә...