17 февраль 2015 яңалыклары
-
БДИ тапшыру вакыты билгеле
Россия Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслады. 25 майда чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча имтихан тапшырачак. 28 майда - рус теле, 1 июньдә - математиканың төп, ә 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча имтихан тотарга туры киләчәк. 8 июнь - химия һәм җәмгыять белеме, 11 июнь...
-
Рейслар туктатылды
"Бигеш" халыкара аэропорты, икътисадый кризис шартларын искә алып, кайбер рейсларны туктатты. Хәзер Чаллыдан самолетлар Бакуга, Шарм-эль-Шейхка һәм Хургадага очмый. Симферопольгә дә рейслар вакытлыча туктатылып тора. Җәй айларында алар кабат яңартылырга мөмкин. Хәзер "Бигеш"тән самолетлар Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Түбән Новгородка һәм Станбулга гына очышлар ясый
-
Мәдәният йортында директор алышынды
"КАМАЗ" мәдәният сараена яңа директор килде. "Шатлык" яшьләр үзәгендә 7 ел җитәкче булып эшләгән Динара Динушова Наталья Мавренкованы алыштырды. Ул егерме ел буе мәдәният сараеның алыштыргысыз директоры булды. Динара Динушова Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган, тәҗрибәгә ия һәм оештыру сәләте күп тапкырлар сыналган белгеч.
-
Паркларны – шефлыкка
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев предприятие һәм оешмаларга Чаллыдагы парклар һәм скверларны шефлыкка алуларын сорады. Бу тәҗрибә Казанда актив кулланыла икән. Агачлар утырту, чүп-чардан чистарту кебек эшләрдә шәһәрдәшләребез читтә калырга тиеш түгел. Предприятиеләр бер яктан беркетелгән парклар, скверлар өчен җаваплы булсалар, икенчедән, шәһәр хуҗалык тармагына лаеклы өлеш кертеп, өмәләр...