17 март 2017 яңалыклары
-
“Казан егетләре” ишәйгән
"Казан егетләре" төркеме моңа кадәр трио форматында эшләде. Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин, Фәнил Фәйзуллин тамашачылар күңеленә кереп урнашты. Бер ай элек төркемдә яңа егет барлыкка килгән. Ул - баянчы Айнур Латыйпов.
-
Бу хәбәр хоккей яратучыларда шок тудырды
КХЛ регламентына таянып, "Авангард" хоккей командасы мөгез чыгарган. Ул "Ак Барс" хоккей командасының талисманын аренага кертмәскә карар иткән. Һәм шуны тыю турындагы алтакта элгән. Янәсе, "йөзе күренми торган тамашачыны" аренага кертергә ярамый.
-
Наркотиклы уенчык
Шушы көннәрдә Ютазы районында Хокук сакчылары ике егетне тоткарлаганнар. Алар Мәскәүдән Татарстанга йомшак уенчыкка гашиш салып кайтканнар. Аю эченә 867,1 грамм авырлыктагы тугыз брикет гашиш тутырылган була. Экспертлар әйтүенчә, бу 1700 доза дигән сүз. Драгдилерлар уенчыктагы гашишны яшерү өчен чәчәк бәйләме белән каплаган булалар. Хәзер егетләр сак астына алынган. Җинаять...
-
Күркәм эшләре бар
"Шатлык" Яр Чаллыда татар балалары һәм яшьләре өчен милли чаралар үткәреп телебезгә, әдәбият-сәнгатебезгә мәхәббәт уятучы үзәкләрнең берсе. Биредә саф татарча бәйге-конкурслар, очрашулар, кичәләр еш булып тора. Үзәктә милли чараларның югары сыйфатлы һәм даими үтүе андагы хезмәткәрләргә бәйле. Илүсә Азат кызы Әүхәдиева бу эшләрнең башында тора. "Серле сандык" проекты мәктәп балаларының...
-
Каләменнән аның моң тама
Аның шигырьләре үзләре үк көй сорап тора. Филүс Хисаметдиновның моң тулы әсәрләрен укан саен укыйсы, инде җыр булып яңгыраганнарын кат-кат тыңлыйсы килеп тора. Авторның тормыш тәҗрибәсе бай, кешеләр күңелен тирәнтен белүе, йөрәкләрдәге хисләрне уята белү осталыгы һәр шигырендә күренә. Үзен мин шагыйрь түгел, дип әйтергә яратса да, иҗаты моның киресен...
-
Хөрмәтле милләттәшләр!
29 мартта «Энергетик» мәдәният сараенда Чирмешән районы якташлары очрашуы була. Бәйрәм-тамаша 18.00 сәгатьтә башлана. Гаиләләргез һәм дус-ишләрегез белән килегез. Көтеп калабыз! Керү ирекле. "Чирмешән" якташлар җәмгыяте. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
-
Чаллыга французлар килде. Нигә?
Үзара хезмәттәшлек турындагы ике яклы килешү нәтиҗәсендә Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары Франциягә белемнәрен арттырырга бара иделәр. Күптән түгел французлар автокалага үзләре килде. Франциянең булачак укытучылары Чаллы дәүләт педагогия университетында белемнәрен арттырдылар һәм 4нче, 37нче мәктәп базаларында практика үттеләр. Чит ил студентлары үткәргән дәресләрне малайлар һәм кызлар бик яраткан.
-
Чаллылы Алексей Володин яңа вазифага билгеләнде
Шәһәрдәшебез Алексей Володин уңышлары белән сөендереп кенә тора. Яңа гына ул Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яшьләр эшләре һәм спорт буенча рәис киңәшчесе итеп билгеләнгән иде. 14 мартта ул башкаручы вазыйфалар исемлеге тагын бергә артты. Алексей Татарстан Республикасы "Студентлар лигасы" ның төбәкара хезмәттәшлек буенча президент урынбасары булып билгеләнде.
-
"Чаллы-ТВ" тиздән "Татарстан-24" каналына күчә
"Чаллы-ТВ" телеканалы 5 апрелдән "Татарстан-24" каналында күрсәтә башлаячак. Городская телерадиокомпания в год своего 25-летия меняет сетевого партнера. С 5 апреля «Челны-ТВ» переключается с вещания на ТВЦ на телеканал «Татарстан-24». Перемены в системе ТВ происходят в свете изменений в законе РФ «О СМИ». В нем определены 20 общефедеральных телеканалов, которые обязаны...
-
“Хәрби җыр театры” бәйгесе узачак
20 март көнне сәгать 15:00 дә "Шатлык" яшьләр үзәгендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйге - "Хәрби җыр театры" узачак. Чара "Йолдыз" шәһәр хәрби-патриотик программасы кысаларында үткәрелә. Бәйгедә мәгариф учреждениеләре һәм яшүсмер-яшьләр клубларында тәрбияләнүче 11-17 яшьлек балалар катнаша. Алар хәрби постановкалар күрсәтеп, сугыш чоры җырларын башкарачаклар. Бәйге мәгариф һәм яшьләр...
-
Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булган
Филүс белән Эльмира Каһировлар гаиләсендә зур бәйрәм: икенче тапкыр әти-әни булганнар. "Хис-кичерешләребезне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел! Без бик бәхетле!" - дип язган Филүс Инстаграм битендәге фото астында. http://matbugat.ru/news
-
“КАМАЗ-мастер” командасы авыру баланың хыялын чынга ашырды
Баш миендә яман шеш булган 7 яшьлек Риназ Шәрифуллинның күптәнге хыялы чынга ашты. Ул яраткан "КАМАЗ-мастер" командасы узышчылары белән очрашты һәм халыкара ярышларда катнашып җиңүләр яулаган легендар КАМАЗ автомобиленә утырып йөрде. Риназның башында яман шеш авыруы булуын ике ел элек билгелиләр. Ул берничә тапкыр республика клиник хастаханәсендә химиятерапия дәвасын үтә,...
-
Татарстандагы елгалар апрельнең беренче ункөнлегендә ачылачак
Язгы ташу буенча иң авыр вәзгыять Зөя (Идел арты зонасы), Чишмә, Иске Зәй һәм Минзәлә елгалары бассейны тирәсендә урнашкан районнарда булырга мөмкин. Әлеге территорияләр күзәтү астына алынган һәм язгы ташу буенча даими мониторинг ясала. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында үткән гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясендә сөйләделәр.Утырыштагы төп тема...