17 июнь 2020 яңалыклары
-
Слива баллырак һәм эрерәк булсын өчен нишләргә?
Теләсә нинди төшле җиләк-җимешкә төшен формалаштыру өчен кальций кирәк.
-
8 бала әнисе Эльвира: «Дәүләт биргәнне көтмибез»
Арча районының Түбән Пошалым авылында яшәүче Зиннәтуллиннар гаиләсе башка бик күпләргә үрнәк булып тора. Алар урамында шундый рәхәт – олырак кешеләр балачагына кайтып килә. Бер өйдә сигез бала үсүен күрү күңелне күтәрә. Эльвира белән Илнар исә моның кадәр бала үстерербез дип уйлап та карамаган.
-
Садыйков Чаллыда пациентларның коронавирустан күпләп үлүе турында сүзләрне кире какты
Чаллыда коронавирус таралуга бәйле хәлне даими контрольдә тоталар
-
Трассада йөк машинасы 5 машинаны берьюлы изгән (ТЕТРӘНДЕРГЕЧ ВИДЕО)
16 июньдә көндез М-5 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Чиләбе өлкәсенең Юрүзән һәм Сатка шәһәрләре арасындагы трассады йөк машинасының тормозлары эшләми башлый.
-
Татарстанда коронавирустан уникенче кеше вафат булган
1941 елгы Казан кешесе 27 майдан бирле сугыш ветераннары өчен госпитальдәге вакытлы йогышлы авырулар хастаханәсендә стационар дәвалануда булган.
-
«13-14 яшьлек кызның авызында ак әйбер, үзе гырылдый, күзләре төрле якка караган…»
Бакчага барам. Машинада. Авыл аша узам. Әлбәттә, тизлек – 30-40 км/сәг. Бала-чага… Машина астына керә язып, өреп калучы этләр… Исерекләр. Алда велосипедка утырып, миңа каршы килүче бер кыз күренде. Күңел нидер сизеп, тагын да әкренәйдем. Шул секундта ук кыз, миннән бер 50 метр алда юл читенә барып капланды. Ара шактый бит, торыр дип карап барам. Ята. Кымшанмый да. Аһ, башы белән ташка бәрелде микәнни… Узып китеп, туктадым.
-
Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Беребез дә гөнаһсыз түгел. Аңардан ничек кенә сакланырга тырышсак та, ялгышмый тормыйбыз. Телебез белән генә түгел, уебыз һәм күзебез белән дә гөнаһ кылырга мөмкинбез. Галимнәр, Коръән аятьләренә таянып, гөнаһларны икегә бүлеп карый. Бүгенге сәхифәбездә без Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов белән шулар хакында сөйләштек.
-
Яр Чаллыда Шәһәр Советына депутатлар сайлау көнен билгеләделәр
Дүртенче чакырылыш Шәһәр Советы депутатларын сайлау 13 сентябрьгә планлаштырылган. Карар Шәһәр Советының XL утырышында кабул ителде, ул бу минутларда видеоконференцэлемтә режимында уза
-
Түбән Каманың беренче Сабантуй батыры вафат
Түбән Камада үткән беренче Сабантуйның абсолют батыры Маһиян ага Фәрдиев вафат. Көзгә аңа 82 яшь туласы булган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
-
Чаллы мэры шәһәргә автобуслар сатып алу мәсьәләсен шәрехләде
Кичә «галстуксыз әңгәмә» программасы авторы һәм алып баручысы Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр тарафыннан зур һәм урта сыйдырышлы автобуслар сатып алу мәсьәләсен шәрехләде.
-
Юлдан баручы бер машинага ут капкан
Алабугада юлда барган вакытта автомобиль яна башлаган.
-
«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда тагын 19 гериатрия кабинеты ачыла
Ел азагына кадәр өлкән яшьтәге 3,7 мең кешегә гериатрия ярдәме күрсәтеләчәк.