18 февраль 2015 яңалыклары
-
Чаллы урамнары яктыра
2015 елда Үзәк районы урамнарын яктырту өчен 10 миллион сумнан артык акча бирелә. Моннан тыш, Гренада паркы, Энтузиастлар бульвары да төзекләндереләчәк.
-
Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм
Башкарма комитет быел ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүгә 2,8 миллион сум акча бирә. Ул 330 баланы тукландыруга тотылачак. Бу хактагы карарга башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев кул куйды.
-
Чаллыга Камал театры килә
26-28 февральдә "КАМАЗ" мәдәният сараенда Г.Камал театры гастрольләре була. Коллектив тамашачыларга "Ут күршеләр", "Мәхәббәт FM", "Гөргери кияүләре" комедияләрен күрсәтергә җыена.
-
Зур автобусларга аукцион үткәрелә
Май аенда шәһәр башкарма комитетында зур автобусларга аукцион үткәрелә. Шуннан соң Чаллыда муниципаль автотранспорт предприятиесе оештыру планлаштырыла. Шәһәр советының соңгы сессиясендә депутатлар пассажир автотранспорты булмау сәбәпле, Чаллының субсидия ала алмавын әйттеләр. Мәсьәлә уңай хәл ителсә, урамнарда Bravis автобуслары йөри башлаячак.