18 февраль 2016 яңалыклары
-
Чаллы спортчылары Россия беренчелеге җиңүчеләре
Тамбовта пауэрлифтинг буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Анда Чаллы данын "Заря" балалар яшүсмерләр мәктәбендә шөгыльнәүче спортчылар яклады. Шәхси беренчелектә Штейнке Виктория, Шамонова Анастасия, Рахматуллин Булат җиңүче булды. Микрюкова Анна, Садыйков Рафаэль, Роенко Евгений көмеш һәм бронза медаль белән бүләкләнделәр.
-
“Татарстан кешеләре”ннән – “Тылсымлы чәчәк”
Чаллы татар дәүләт драма театрында балалар өчен "Тылсымлы чәчәк" спектакле күрсәтелде. Әлеге хәйрия спектаклен карарга ятимнәр, күп балалы гаиләдә тәрбиялән.че, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле нәни тамашачылар чакырылган иде. Бу чараны уздыру инициативасы белән "Татарстан кешеләре" хәйрия фонды чыкты.
-
Яңа КАМАЗлар җыялар
Март аенда "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең Автомобильләр заводында яңа модельдәге КАМАЗ-6580, КАМАЗ-65801 һәм КАМАЗ-65802 машиналары җыела башлый. Аларга үзбушаткыч платформа куела. Яңа техника төзелештә, авыл хуҗалыгында куллану өчен уңайлы була. Тора-бара бу машиналар Россия юлларындагы КАМАЗ-6520, КАМАЗ-65201 үзбушткычларын алыштырыр, ди белгечләр. Автомобильләр заводының нәтиҗәлелек бүлеге башлыгы башлыгы Максим Кудрявцев әйтүенчә, яңа...
-
Юл бәяләре артты. Халык бу турыда ни уйлый?
5 февральдән Чаллыда автобусларда, трамвайларда юл йөрү бәясе 20 сумга күтәрелде. Дөресрәге, кеше йөртү белән шөгыльләнүче оешмаларга билет бәясен арттырырга мөмкинлек бирелде. Ә бу нәрсә дигән сүз? Әгәр теләсәләр, бәяне түбәнрәк итеп тә билгели алалар. Мәсәлән, халыкны үзенә күбрәк җәлеп итү өчен. Бер күтәрелгән бәянең яңадан төшүе бик шикле, әлбәттә,...