18 август 2017 яңалыклары
-
Чаллыда 2 миллион сумга Коръән саталар?
Шундый игълан Авито сайтында урнаштырылган. Чаллы шәһәрендә яшәүче Владимир исемле ир-егет кулдан язылган 17нче гасыр Коръән басмасын сата. Бу хакта "Матбугат. ру" сайты яза һәм игълан текстын да китерә. Менә ул: "Рукописный Коран с верой и любовью ко всевышнему Богу, к людям, животным, ко всему сущему..."
-
Балалар да , ата-аналар да шат
"КАМАЗ" мәдәният сарае алдында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында чара үтте. Анда шәһәрнең Автозавод районында яшәүче күп балалы гаиләләрне чакырганнар иде. Быел беренче сыйныфка укырга баручыларны район башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады һәм аларга уку әсбаплары һәм кирәк-яраклары салынган бүләкләрне тапшырды. Шушында ук мәдәният сарае артистлары бик матур...
-
Чаллыдан Соль-Илецка баручы автобус белән гадәттән тыш хәл булган
Социаль челтәрләрдә, Чаллыдан Соль-Илецкка киткән автобус юлда ватылып ята, дигән хәбәр таралды. Транспорт чарасында ял итергә баручы 44 пассажир булган. Интернетка хәбәрне алар элгән. "24 сәгать буе инде юл өстендә утырабыз, безгә бер ярдәм итүче дә юк. Ялга җибәргән компания дә телефоннарын алмый. Монда салкын, балалар елый", - дип язган...
-
Татарстанда гөмбә белән агулану очраклары ике тапкырга арткан
Татарстанда гөмбә белән агулану очраклары ике тапкырга арткан. Республика буенча Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 августка Казанда 17 очрак теркәлгән - 17 зыян күрүче бар. Татарстан буенча - 31 очрак, зыян күрүчеләр - 33. Уузган ел шушы ук вакыт эчендә...
-
Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һаләкәте килеп чыккан
Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һаләкәте килеп чыккан, нәтиҗәдә, 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта шәһәр буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИның пропаганда бүлеге хәбәр итә. Юл фаҗигасе Халыклар дуслыгы проспектында килеп чыккан. «Ашыгыч ярдәм» Хәсән Туфан проспекты ягыннан Академик Королев урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән.
-
Антарктидадан кайткан Коръән Мәккәгә китте
Хаҗга киткән Коръән - уникаль, чөнки ул әлегә кадәр Көньяк Полюста булып кайткан бердәнбер Коръән. Изге җирләрдә хаҗ 18 августтан 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм әлеге Коръәннең икенче сәяхәте булачак. Кайту белән ул Ислам музеена кире биреләчәк. Бу Коръән белән бергә Мәккәгә Татарстан Диния нәзарәте әзерләп бастырган Коръән дә...