19 апрель 2016 яңалыклары
-
Ипотека бурычын алдан ябу мөмкинлеген бетерергә җыеналар
Кодекска төзәтмәләр кергән очракта россиялеләр кредитор рөхсәт биргән очракта гына вакытыннан алда ипотека бурычын тулысынча түләп бетерә ала. Россия банкирлары Гражданнар кодексына үзгәрешләр кертергә сорап, халыкка ипотека бурычын алдан ябуны бетергә мөмкин булган эчтәлектәге хатны Президентка юллаганнар. Әлеге документ 2012 елда беренче укылышта ук кабул ителгән булып, хәзер аңа профиль...
-
"Зөләйха күзләрен ача" - татар телендә
Майда Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы татар телендә басыла. Романны шулай ук тагын 16 телгә тәрҗемә итәчәкләр. Бу хакта Гүзәл Татарстан премьер министр урынбасары, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашуда белдерде. Әңгәмә барышында Равил Әхмәтшин Гүзәлне вәкиллек тарафынннан оештырылган мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре берлеге составына керергә чакырды....
-
Яңа рейс
28 майдан «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе Бөгелмә - Симферополь - Бөгелмә маршрутын ача. Һава судносы Бөгелмәдән һәр шимбә 7.10 сәгатьтә оча һәм 10.10 сәгатьтә "Симферополь" халыкара аэропортына төшә. Якшәмбе самолет Симферопольдән Бөгелмәгә 14.30 да оча, Бөгелмә аэропортына 17.30 сәгатьтә төшә. Билет бәясе 6590 сумнан башлана, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм...
-
Президент йөкләмәсе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау ведомстволарына "кайнар" нокталарда катнашкан хезмәткәрләре белән эш итүгә аеруча игътибар бирүне йөкләде. "Барысына да тиешле социаль-психология ярдәме, башка реабилитация чаралары күрсәтелергә тиешле, бу хәрби хәрәкәтләр зоналарыннан кайтканнарга граждан тормышына ияләшергә ярдәм итәчәк", - дип билгеләде ТР Президенты. Боерыкның сәбәбе - 2016 елның 15...