19 октябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанец завоевал «золото» WorldSkills в Абу-Даби
Участник из Татарстана Вадим Поляков на 44-м чемпионате мира WorldSkills Competition-2017 в Абу-Даби завоевал золотую медаль в компетенции «Холодильная техника и кондиционирование». Студент КНИТУ (КХТИ) в 2015 году занял третье место в национальном чемпионате WorldSkills, а уже в следующем году стал чемпионом Европы, добавив российской сборной золотую медаль EuroSkills-2016 в...
-
Яңа елдан айныткыч ачыла
2018 елның 1 гыйнварында Чаллыда янә айныткыч ачыла. Ул тәүлек буе эшләячәк һәм 20 кешегә исәпләнгән. Әлеге айныткыч республикакүләм программа кысаларында ачылачак. Бу программа буенча Казан һәм тагын тугыз районда айныткычлар ачылырга тиеш. Барлыгы сәрхушләр өчен 150 урын булдырылачак. Айныткычта кунып чыгу 2018 елда 559 сумга төшсә, 2019 елда -...
-
МИЛЕК САЛЫМЫН ТҮЛӘМӘС ӨЧЕН ГАРИЗА ЯЗАРГА КИРӘК
Россиянең Татарстан буенча Яр Чаллыдагы федераль салым хезмәте инспекциясе белдерүенчә, ташламалы салым түләүче физик затның милкендә бер төрдәге берничә күчемсез милек объекты бар икән ( ике торак йорты; фатир һәм бүлмәсе; гараж, 3 машина урыны һ.б.) , ташлама бирелүче объектлар буенча милеккә салымнан азат ителер өчен гариза язарга тиеш.
-
Башкала кунагы Чаллыда ачык дәрес үткәрде
Татарстан МФХ Идарәсе башлыгы Александр Груничев Чаллыда 78 нче лицей укучылары белән очрашты. Илдәге базар мөнәсәбәтләренә бәйле дәрестән соң ул ел саен үткәрелә торган әлеге дәресләренең максатын искәртте.Максатыбыз - көндәшлеккә сәләтле буын тәрбияләү, дип белдерде ул.
-
Чаллы укучылары Абу-Дабида уңыш казанды
Бу көннәрдә Абу-Дабида һөнәри осталык буенча халыкара ярышлар бара. Анда Татарстан, шул исәптән Чаллы командалары да катнаша. Шунысы куанычлы, шәһәрдәшләребез сынатмый. 36нчы инновацион технологияләр лицей ("Алтын тау") командасы JuniorSkills халыкара ярышларында икенче урынны яулады. Әлеге ярышлар WorldSkills Competitions Abu-Dhabi 2017 халыкара чемпионаты кысаларында Берләшкән гарәп әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә үтте.
-
Октябрь ахырында Яр Чаллыда Ми-2 санитар вертолеты оча башлаячак
Октябрь ахырында Яр Чаллыда Ми-2 санитар вертолеты оча башлаячак, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. «Быелгы контракт буенча без бу Ми-2 вертолетын республиканың төньяк-көнчыгышы өчен дә кулланачакбыз. Әлегә Казандагы "Ансат" вертолеты белән эшлибез. Хәзер очуга булган күрсәтмәләрне киңәйтәбез. Моңа юл-транспорт һәлакәте генә түгел, тормышка куркыныч...
-
Машинасы каплана , ә үзе авария урыныннан качып китә
Кичә Сидровка бистәсендә "Лада Калина" һәм "Ока" машиналары бәрелешә. Нәтиҗәдә "Ока " капланып төшә һәм аңа ут каба. Машина йөртүчене үтеп баручылар туктап кабинадан чыгарга ярдәм итәләр. Ир кешегә берни дә булмаган, җитмәсә ул качып китә. ЮХИДИ хезмәткәрләре хәзер аны эзлиләр. ГУ МЧС по РТ фотосы
-
Көзге каникуллар быел озынрак була
Көтеп алган көзге каникуллар 7 көн булачак, 30 октябрьдән башлана 5 ноябрьдә беттә. Әмма аңа тагын бер ял көне - 6 ноябрь өстәлгәч каникуллар озыная. 4 ноябрьдә бәйрәм ителә торган Халыклар бердәмлеге көне шимбә көнгә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә6 сына күчерелә. 7 ноябрь көнне, сишәмбедә уку елының икенче чиреген...
-
“Ел студенты – 2017” бәйгесе старт алды
"Ел студенты - 2017" республика бәйгесенә хезмәтләр кабул ителә башлады. Конкурста 15 номинация буенча җиңүчеләргә бүләкләр каралган. Гаризалар 5 ноябрьгә кадәр "Нур" яшьләр үзәгендә кабул ителә. "Ел студенты - 2017" бәйгесендә теләгән барлык уку йортларыннан студентлар катнаша ала. Узган ел Чаллы талиблары бу мәртәбәле конкурста сынатмадылар.