20 февраль 2015 яңалыклары
-
“Дакар”га гашыйк егет
Чын ир-егетләрнең автомобильләрне, спортны яратуы табигый күренеш. Шәһәрдәшебез Илнар Ганиев шундыйларның берсе. Ул үзенең йортында "Дакар-2015" ярышларына багышланган диорама ясаган. Зур пыяла савыттагы комга марафонда катнашкан автомобильләрнең модельләрен урнаштырган. Автомобильләр - Илнарның шәхси коллекциясеннән. Илнар Ганиев Чаллыда туып-үскән, 46, 60нчы мәктәпләрдә укыган. Аннары автослесарь белгечлеге алган. Техникага, спортка гашыйк. Ул...
-
Бергә эшләсәк авырлыкларны җиңәрбез
18 февральдә Чаллыда X "Кама сәнәгать форумы-2015" эшли башлады. Беренче көнне "ЭКСПО-КАМА" һәм КФУның инжиниринг үзәгендә "Татнефть" акционерлык җәмгыяте кулланучылар көне узды. Анда "Татнефтьнең сәүдә-техник йорты" директорының беренче урынбасары Иван Калачев, "Татнефть" сәүдә-сату мәйданы җитәкчесе Ләйсәнә Хәбибуллина, башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге идарәсе башлыгы урынбасары Радмир Беляев,...
-
Зөлфәт – чемпион
Старый Оскол шәһәрендә авыр атлетика буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән 18 яшькә кадәр 180 спортчы катнашты. Әлеге мәртәбәле ярышта Чаллы данын "Заря" балалар-спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады. Алар арасында спорт мастерлыгына кандидат Зөлфәт Гәрәев аеруча уңышлы чыгыш ясады. Ул 50 килограммга кадәрле авырлыктагы спортчылар арасында җиңде. Шулай итеп,...
-
Камал театры – Чаллыда
Г.Камал исемендәге дәүләт татар академия театры гастрольләрен Чаллы халкы ел саен көтеп ала. Яраткан театрыбыз февраль аенда шәһәребезгә килүне традициягә кертте. "КАМАЗ" эшлекле мәдәни үзәгендәге гастрольләр 26 февральдә "Ут күршеләр" комедиясе белән башланып китә. Илгиз Зәйниев куйган әлеге спектакльдә Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, талантлы яшь артистка Алсу Каюмова һәм...
-
Тәнкыйтьчеләр килә
Тиздән Чаллы дәүләт татар драма театрына Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус комиссиясе килүе көтелә. Башкала кунакларының төп максаты - коллективның 20 еллык юбилей уңаеннан чыгарылган яңа спектакльләренә бәя бирү. Татарстанның дәүләт театрлары спектакльләрен карау өчен төзелгән махсус комиссиясе составына Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм мәгариф бүлеге башлыгы Дилия Хәйретдинова, театр тәнкыйтьчесе,...