20 май 2015 яңалыклары
-
“Хәтер яктысы” иҗат эшләре бәйгесе
Бөтендөнья Татар конгрессының Чаллы бүлеге, "Көмеш кыңгырау", " Шәһри Чаллы" газеталары, "Мәйдан" журналы шәһәрнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә балалар-яшүсмерләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Хәтер яктысы" дигән иҗат эшләре бәйгесе игълан иткән иде. Ул яшьләрнең үзаңын формалаштыру, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын һәм анда...
-
Кайту (2 бүлек)
Башын әлеге сылтама аша укый аласыз - Әйдә, әйдә, Газизҗан, үт.. Нишләп туктап калдың?! Түргә уз, бәрәңгедән авыз итәрсең! - диде Миннекамал. Бу заманда өстәл янына кыстауны ихтирам йөзеннән икәнне аңлап, читенсенеп тә куйды. Утырыр иде, яхшы түгел, үзләре дә көч-хәл белән тамак ялгап яшиләр. Утырмас иде, пешкән бәрәңге исенә...
-
Капиталь төзекләндерүнең яртысыннан артыгы тәмам
Чаллыда торак фондын капиталь төзекләндерү буенча 736,6 млн сумлык эш башкарылган. Бу барлык эш күләменең 65,7%ы. Быел 349 төр хезмәт буенча 144 йорт төзекләндерелә. Моның өчен 1 миллиард сумнан артык акча тотыла. Эшләр 15 августка кадәр тәмамланырга тиеш.
-
Гайлә бәхете сабыйларда
Ниһаять, РФ Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышларда ана капиталын ипотеканың беренчел кертеменә түләү хокукын бирүче закон кабул итте. Әлеге программа буенча фатир алырга ниятләгән яшь гаиләләр өчен, чын мәгънәсендә, көтеп алган яңалык бу.
-
“Кара” бәхет
Агымдагы елның беренче кварталында түләнмәгән кредитлар 2 проценттан 17,6 процентка кадәр арткан. Кредит карталары өлкәсендә - 15,8, автокредитларда - 11 процент үз вакытында түләнмәгән.
-
Солдатларга таләпләр катгыйланды
Россиядә хәрби хезмәктә язгы чакырылыш кампаниясе дәвам итә. 2014 елның октябрендә законга кертелгән үзгәрешләр буенча армия сафларына чакырырга мөмкин булган чирләр саны артты.
-
КАМАЗ машина җыюны 28%ка арттырды
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте агымдагы елның беренче кварталында эспортка машина җыюны 28%ка арттырып, 895кә җиткерде.