20 август 2017 яңалыклары
-
Мәгариф министры урынбасары: әти-әниләр балаларына эш дәфәтәре сатып алырга тиеш түгел
"Мәктәпләр әти-әниләрне балаларына эш дәфәтәре сатып алырга мәҗбүр итә алмый", - дип белдергән "Татар-Информ" агентлыгына Татарстанның мәгариф өлкәсендә күзәтү департаменты башлыгы Гөлнара Габдрахманова. Габдрахманова әйтүенчә, аларга бу хактагы шикаятьләр еш килә. Бу мәсьәлә уку елы башланганда калкып чыга. "Эш дәфтәре дәреслек түгел. Аны сатып алу дә мәҗбүри түгел. Әгәр укытучы...
-
Футбол буенча дөнья чемпионатына бушлай билетлар биреләчәк
Русиядә 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына рәсми рәвештә бушлай билетлар таратылачак, дип белдерде чемпионатның оештыру комитеты башлыгы А.Сорокин. "Халыкның социаль яктан якланмаган катламы - күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, шулай ук спорт мәктәпләрендә укучылар һәм волонтерлар дөнья футболы йолдызларын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге алырга тиешләр. Шуңа күрә...
-
Пенсияләр артты
Пенсияләр арта РФ Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, 1 августтан эшләүче пенсионерларның акчалары артты. "2016 елда рәсми рәвештә эшләгән пенсионерларга 2017 елның августыннан страховка өлеше арткан пенсияләр килә башлый. Арту, эшләүче пенсионерның былтыргы хезмәт хакыннан чыгып, күп дигәндә 222 сум тирәсе булачак", - дип белдерде әлеге оешманың матбугат хезмәте. Шул ук...
-
Прививка ясатмый калмагыз
Россиядә яшәүчеләр агымдагы елның көзендә дүрт грипп вирусы - гонконг, дуңгыз һәм В типлы вирус белән очрашачак. Аларның берсе яңа төрле булачак, шуңа күрә прививка ясатырга кирәк, дип белдергән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости" агентлыгы яза.