20 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Чаллыда Ленд Ровер машинасы янды (ФОТО, ВИДЕО)
Бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә Чаллы шәһәрендә Чәчәкле бульварының 8нче йорты янында автомобиль януы турында хәбәр алынды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
-
Радик Юлъякшинның элеккеге директоры – бүген “авыл персидәтеле” булган
Яшь кызларның гына түгел, әбиләрнең дә, бәбиләрнең дә яраткан җырчысы Радик Юльякшин командасында унлап кеше хезмәт куя. Продюсер, концерт директорыннан тыш, техник төркем, фотограф, видеооператоры да үзе белән йөри. Узган ел бер әңгәмәсендә Радик: "Быел концерт директоры төркемнән китте, шуңа күрә әзрәк тоткарлыклар да булып алды.
-
“Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!”, дип кычкырмакчы булам, сүзләрем чыкмый…» [булган хәл]
Балтач районының Шода авылына башка йомыш белән барган идек. Юлдашым - район социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре Гүзәл Кәлимуллина: "Килгән килеш безнең карамакта булган Нурҗиһан апаның да хәлен белеп чыгыйк әле, бик тә гыйбрәтле язмышлы әбиебез ул безнең. Үзе бик булган, тырыш, ялгышып та беркемнән, бернәрсәдән зарланмас", дип кызыктырды.
-
Чит илләрдә укуны тыялар
Дәүләт Думасына Русия түрәләренең балигъ булмаган балаларын чит илләрдә укытуны тыя торган канун өлгесе кертелгән. Канун кабул ителгән очракта, 2017нче елның 1нче гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәттә эшләүчеләр үз балаларын, шул исәптән уллыкка алганнарын да, чит илләрдәге мәктәп һәм югары уку йортларына укырга кертә алмаячак. Мондый тыю дәүләт ширкәтләренең топ-менеджерларына...
-
Доллар тагын кыйммәтләнә
Русиянең зур банклары экспертлары Яңа ел тирәләренә рубль очсызланачак дип кисәтәләр. Алар фикеренчә, ел азагына доллар 65-69 сумга җитәргә мөмкин. Моңа нигездә дүрт сәбәп тәэсир итәчәк ди экспертлар: нефть бәясе арзанаю, АКШның федераль резерв системасы ставкасы артуы, Русиянең тышкы бурычын кайтарыр вакыты җитү һәм Америка президентын сайлау. Дөрес, доллар 2014...