Фатирны – җиһаз белән
Чаллының мебель җитештерүчеләре товар күләмен арттырмакчылар. Ассоциация төзелеш компанияләре белән хезмәттәшлек урнаштырып, бу максатка ирешмәкче. Әлеге проектның асылы шунда: яңа фатирларны җиһазлап сату. Бу мәсьәләне чишүдә булышуны сорап, эшмәкәрләр башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиевка мөрәҗәгать иттеләр.
Йорт җиһазлары ясаучылар фикеренчә, фатир алучыларга дизайн-проект белән бергә җиһазга сертификат та сатыла. Сертификат...