Көтәрсеңме? (5 бүлек)
Гел шигырь, мәкалә язганга, баштарак аңа "Пушкин" дип кушканнар иде. Үзе дә каршы килмәде, Пушкин хәтле Пушкинның үзе белән чагыштырганнар икән, шәп бит инде!
Тик ул кушаматка икенче урыс үзен лаек санады, Габделхак белән 1-2 тапкыр юллары да кисеште, ул да яза, җырлар яза, гитарада уйнап, үзе язганнарны башкаларга тыңлата....