Эшлекле ханымнар Чаллыда
Чаллыда эшмәкәрлекне үстерү һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан даими рәвештә төрле чаралар оештырыла. Аның чираттагысы сәүдә-сәнәгать палатасында узды.
Бу юлы "Татарстанның эшлекле хатын-кызлары" республика хәрәкәте вәкилләре шәһәр эшмәкәрләре белән очрашты. Кунаклар шәһәрнең социаль-икътисадый торышы, мөмкинлекләре, кече һәм урта эшмәкәрлек проектлары белән таныштылар. Үзара хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Чаллыда эшмәкәр хатын-кызларга...