Лаеклы ялдагылар өчен
Бүген "КАМАЗ" эшлекле үзәгендә пенсия яшенә җитеп килүче һәм пенсионерлар өчен махсус вакансияләр ярминкәсе үтә. Аларга инспектор, кондуктор, эретеп ябыштыручы, бетончы, токарь, электрик, машина йөртүче, производство һәм хезмәт урыннарын җыештыручы һәм башка вакансияләр тәкъдим ителә. Хезмәт хаклары 8-35 мең сум.