Кадерле ядкәр
Күренекле татар тарихчысы, мәгърифәтче, тәрбияче, журналист, 1922-1936 елларда Россия Диния нәзарәтендә мөфти вазыйфаларын башкарган дин әһеле, олуг галим Ризаэддин Фәхреддингә багышланган "Гаилә-кечкенә бер дәүләттер" дигән китап чыкты.
Анда 60 данәгә якын фото тупланган. Аларны бары тик фотосурәт дип кенә карау аз, бу истәлекләргә гасырдан артык вакыт үткән, гаиләнең олы ядкәре...