Махсус “КАМАЗ”лар
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына радиация һәлакәтләрендә куллану өчен махсус комплекс эшләде.
Ул өч "КАМАЗ"дан тора. Әлеге техника радиацион разведкадан, саклану транспорты һәм һәлакәт урынын чистарту техникасыннан гыйбарәт.
Белгечләр әйтүенчә, аңа әлегә дөньяда тиңнәр юк. Беренче машина радиация разведкасы, икенчесе халыкны зарарсызландыру һәм аларны бу җирдән чыгару,...