Гашыйклар эскәмиясенә бәхет теләп утырыйк!
Яшерен-батырын түгел, бәйрәмнәр матур үтә безнең Чаллыда. Һәркайсына нинди дә булса бер яңалык, бер күркәм бизәк өстәргә тырыша оештыручылар. Парклар һәм скверлар көне уңаеннан Җиңү паркына куелган Гашыйклар эскәмиясе, чын мәгънәсендә, бәйрәм бүләге булды. Аны барлык шәһәрдәшләргә гаилә бәхете, илгә-көнгә иминлек теләп, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советына депутатлыкка...