Җылынабыз
Кичә шәһәр башкарма комитеты карары нигезендә, Чаллыда социаль объектларга - мәктәпләргә, балалар бакчаларына, сәламәтлек саклау учреждениеләренә, мәдәният һәм спорт сарайларына җылы бирә башладылар. Яр Чаллы җылылык челтәрләре директоры Айрат Зәйнуллин әйтүенчә, урамдагы һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан ким торса, торак йортларга да җылы биреләчәк.